Четверг, 30.01.2025, 20:45:09   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [250]
Сказки русских писателей [52]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [38]
Сказки народов мира [905]
Литературные сказки зарубежных писателей [47]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Халык афоризмнары [33]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6529
Посетители
Онлайн всего: 8
Гостей: 8
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 12 » Курчаклар һәм карак
Курчаклар һәм карак
10:11:31
Бу уен ишегалларында, каралты-кура арасында уйнала. Балалар бер урынгарак тупланып басалар. Арадан берсе «курчак сатучы» була. Бер бала «карак» булып берәр әйбер артына поса.

Карак сатучы янына килә.

— Исәнмесез!

— Саумысез!

— Сатлык курчакларыгыз бар мәллә?

— Бар.

— Күпме тора?

— Йөз сум.

Карак кесәсен актарган була, акча эзләгәндәй итенә, үзе сату-чыны ничек алдау турында план кора. Ул сатучыны берәр ничек алдап, курчакларын алып китәргә тырыша. Мәсәлән, ул искәрмәстән:

— Өегез яна!—дип кычкыра. Сатучы «коты чыгып» торган арада бер курчакны алып кайтып китә. Тагын килә, шулай алдап икенче курчакны алып китә.

Курчакларны урлап бетергәнче уен шулай бара. Курчакларның барысы да юкка чыккач, сатучы елый-елый каракның өенә килә:

— Курчакларны югалттым, синдә түгелме?

— Миндә түгел.

Өйдәге курчаклар аяк дөбердәтәләр. Сатучы әйтә:

— Анда кемнәр дөберди соң?

— Кунаклар бииләр,—ди карак.

Өйдәге курчаклар кул чабалар.

— Өйдә нишлиләр?

— Өстәлдән калаклар коела.

Курчаклар чыж-пыж килә башлыйлар.

— Анда нәрсә чыжылдый?

— Чәй куйган идем, самавыр кайный.

— Кереп карарга мөмкинме?

— Кереп кара.

Сатучы керсә, курчаклар өй эчендә утыра. Тик аларның куллары «бәйләнгән». «Курчаклар» кулларын тотынышып торалар. Сатучы кулларын «чишәргә» куша. Чишеп бетергәч, курчакларны алып кайтып китә.
Категория: Тамашалы уеннар | Просмотров: 21 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz