Четверг, 19.06.2025, 04:55:10   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [7]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 12 » Торма тартыш
Торма тартыш
15:52:59
Бу уен җәй көне тышта, ачык һавада уйнала. Малайлардан берсе бер баганага бик нык тотына. Аны «карт» диләр. Башка балалар аны арттан кочаклап бер-берсенә шулай ук тотыналар. Алары «торма» булалар. Шобагада калган малай кулына бер агач тотып, «карт»ның уң ягыннан килеп, шакылдатып сорый:

— Шак-шокы гына.
Монда кем генә?

«Карт» аңа:

— Уң колагым ишетми,— ди. Малай багананың сул ягыннан килеп, тагын шакылдатып сорый:

— Шак-шокы гына.
Монда кем генә?

«Карт» аңа:

— Сул колагым ишетми,— ди. Шуннан соң малай каршыдан килеп, тагын шакылдатып, «карт» белән араларында шундый әйтешү була:

— Шак-шокы гына,
Монда кем генә?

— Карт белән карчык кына.

— Олы киленем ул тапты.
Кече киленем кыз тапты,
Торма белән шалкан сорыйм.

— Көчең җитсә, бераз ал!

«Карт» шулай дигәч, теге малай килеп, «торма»ларны берәм-берәм йолкый башлый. Ахырында малайларның һәммәсен дә алып бетерә. «Карт», тормаларының беткәнен күреп, сугыш ача.

Инде йолкып алучы «карт»ка әйләнеп, уен яңадан башлана.
Категория: Тамашалы уеннар | Просмотров: 33 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz