Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 12 » Ишәк сатыш
Ишәк сатыш | 16:48:19 |
Бүлмәдә уйнала торган шаян уеннарның берсе.
Балалар сатучыны һәм сатып алучыны билгеләп куялар. Сатучы ике баланы икесен ике якка каратып тезләндерә дә өсләреннән одеял белән каплап «ишәк» ясый һәм: «Ишәк сатам, ишәк сатам!» дип кычкырып йөри. Сатып алучы килә:
— Күпме тора?
— Йөз сум.
Ишәкне карый. «Яхшы ишәк икән»,—дип мактап, сатучыга акча бирә.
Шуннан соң: «Яле, атланып кайтыйм әле»,—дип ишәккә атлана. Одеял астындагы ике бала, икесе ике якка тайпыла да, сатып алучы идәнгә егылып төшә. Уен шуның белән тәмам була. |
Категория: Тамашалы уеннар |
Просмотров: 32 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|