Четверг, 30.01.2025, 21:07:59   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [250]
Сказки русских писателей [52]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [38]
Сказки народов мира [905]
Литературные сказки зарубежных писателей [47]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Халык афоризмнары [33]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6529
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 12 » Тукран бабай карчыгы
Тукран бабай карчыгы
10:17:30
Балалардан берсе Тукран бабай карчыгы булып чыга. Ул бик начар киемнәр киенеп, теш арасына чыра кыстырып, зур таякка гаяна. Берәр койма я ишеккә килеп шакылдата. Койма я ишек артындагы бала:

— Тук, тук иткән кемдер ул?—дип сорый.

Теге, калын тавыш белән:

— Тукран бабай карчыгы булам, ишек ач әле!—дип, һаман ишек шакылдата.

Бала:

— Ачмыйм, ачмыйм!

— Алайса морҗадан керермен.

Ахырында ишек ачыла. Бала:

— Әби, утыр,— ди.

— Тазамы соң бу урын, балам?

— Таза, таза, казан юган су белән юган идем.

Шуннан соң әби урынны өреп утыра да исәнлек-саулык сора-ша. Үзе һаман таягын тукылдата.

Бала:

— Әби, таягыңны нигә тукылдатасың?—ди.

Әби:

— Тук, тук, тукран,
Тукылдатып утырам.
Мичтә бәлеш пешәме?
Шуны көтеп утырам!—дип көйли бирә.

Бала:

— Әби, бәлеш салмадык әле,— ди.

Әби:

— Бәлеш булмаса, каз боты бир.

Бала:

— Каз ботым юк, бетте.

Әби (үпкәләп, читкә карап, ирләр тавышы белән):

— Шуны да кызганасың, мине мыскыл итәсең, балаларымны җибәрермен, үтертермен,— ди.

Шулай дигәч, бала аңа каз боты бирә дә әби ашый-ашый китә. Бала аның артыннан:

— Әби, мае ага! Әби, мае ага!—дип кычкыра.

Әби беләкләрен ялап чыгып китә дә бераздан икенче бала янына әйләнеп килә. Аңа да югарыдагыча шакылдап, даулашып кереп шул ук сүзләрне теленә килгәнчә әйтеп, аннан да каз ботымы, башка шундый берәр сөяк-санакмы алып чыгып китә. Бөтен балаларны шулай йөреп әйләнеп чыккач, өенә кайтып әйберләрен тезеп-тезеп куя. Аннан:

— Монысының ите бар, монысының җелеге бар икән,— дип, кимереп, яланып беткәч, тагын сөякләрне тезеп куя.

— Мине сөякләр биреп мыскыл иткәнсез, барып алыгыз, әгәр йортымда бер генә сөяк калса да, Тукран бабагызга әйтеп,
бөтенегезне кырдырып бетертәм!—дип куркыта. Балалар йөгерешеп, аның өенә баралар да, һәрберсе тиз-тиз генә үзенең биргән нәрсәсен табып ала. Кем дә кем ялгыш, кеше әйберен алса, Тукран бабайга иптәшлеккә бирәләр. Алар икесе яшерен бер җиргә кереп, куркыныч киемнәр киенеп чыгып, балаларны та¬раталар. Шуның белән уен бетеп, соңыннан балалар ул малайны яки кызны Тукран бабай иптәше, дип үртиләр.
Категория: Тамашалы уеннар | Просмотров: 22 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz