Среда, 18.06.2025, 19:11:37   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [6]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 12 » Мәчет карт тәкәле уены
Мәчет карт тәкәле уены
13:41:37
Балалар берсе алдына берсе кереп тезелешеп утыралар. Бер урлаучы, бер караучы сайлап куела. Караучы суга китә. Киткән чакта: «Карагыз аны, мәчет карт тәкәсе килсә, кертмәгез»,— дип үгет-нәсыйхәт биреп китә. Ул киткәч, урлаучы килә һәм төрле һәйләләр белән өйгә кереп бер баланы урлап китә. Караучы судан кайткач сорый:

— Берегез кая?

— Мәчет карт тәкәсе урлады.

Караучы: «Ник бирдегез? Бер-берегезне нык саклагыз»,— дип аларның башларына сугып чыга һәм тагын суга китә. Урлаучы тагын килә һәм балаларны шул рәвешчә ташып бетерә. Иң соңында караучы судан кайта да: «Нигә бер-берегезне карамадыгыз»,— дип актыккы баланы бәргәләп ташлый. Аннары чокыр казырга утыра. Аның янына урлаучы килә.

— Әби, ни казыйсың?

— Балаларыма сөт казыйм.

— Әби, мунчага бар.

— Этегез бар, куркам.

— Башына сук.

Урлаучы китә дә, тагын килә.

— Әби, мунчага бар.

— Суыгыз бар.

— Басма салырсың.

Урлаучы әбине ияртеп китә. Өенә кайтсалар, анда балалары тезелешеп ятканнар. Әби аларның чәчләрен тарарга керешә. Тарагы кулыннан төшеп китә. Алырга дип иелүгә балалар һау-һаулап аңа ташланалар. Ул чабып чыгып китә. Балалар аны куып тотарга тырышалар. Уен шуның белән бетә.
Категория: Тамашалы уеннар | Просмотров: 32 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz