Четверг, 06.02.2025, 23:07:20   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [249]
Сказки русских писателей [146]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [38]
Сказки народов мира [905]
Литературные сказки зарубежных писателей [47]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Халык афоризмнары [33]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6530
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 12 » Убырлы әби
Убырлы әби
10:09:17
Балалар арасыннан «убыр әби» һәм «ана» билгеләнә. Убыр әби берәр агач яки каралты-кура арасына кача. Ана балаларын бер урынга җыеп, алар тирәсендә әйләнеп «тимер киртә» үрә:

Без бик ераклардан килдек,
Туган илебез Минзәлә.
Тимер киртә киртәлием,
Убыр әби кермәскә.

Өч мәртәбә әйләнеп чыккач, бер баласын каравылчы итеп куя да, «убыр әби»не кертмәскә кушып, эшкә китә.

Бераздан качып торган урыныннан чыгып өйгә «убыр әби» килә. Ул әниләренең тавышы белән:

— Кызым, мин кайттым, ач әле,— ди. Каравылчы бала ишекне ачуы була, әби бер баланы эләктереп үз өенә алып китә. Шул рәвешле ул балаларның барысын да үз өенә ташып бетерә.

Әниләре эштән кайта. Өйдә балалары булмагач, җылый-җы- лый эзли башлый. Таба алмагач, убыр әби өе янына килә. Убыр әби ана килгәнен күреп балаларны «мич башына» яшереп куя. Ана әйтә:

— Минем балаларым монда юкмы?

— Юк, балакаем, монда беркем дә юк.

Ана балаларының исеме белән атап тагын да эзли башлый.

Шул вакыт балалар әниләренең тавышын ишетеп:

— Әни, без монда, безне убыр әби урлап, мич башына яшереп куйды,—дип елашалар.

Ана, убыр өенә кермәкче була, убыр әби аны төртеп җибәрә.

— Якын барасы булма минем мич башына! Бар өеңә кайт, балаларыңа ашарга әзерлә, пешкәч та чакырырсың, кайтырлар,— ди әби.

Ана өенә кайтып ашарга пешерә, табын әзерли. Шул вакыт убыр әби төрле сүзләр сөйләп балаларын куркыта башлый. Балалар елаша башлыйлар.
Бу тавышка ана килеп җитә дә:

— Алырмын, алырмын, атар кош!—ди.

Әби:

— Бирмәм, бирмәм, битәр кош,— дип җавап бирә. Ике арада көрәш башлана. Шул вакыт: «Әни, без монда!»—дип, балалар, яшерелгән урыннан йөгерешеп чыгалар. «Убыр әби»не чәченнән тотып «кыйныйлар-кыйныйлар» да, «үтереп» гәүдәсен суга ташлыйлар. Аннан шатланышып өйләренә кайтып китәләр.
Категория: Тамашалы уеннар | Просмотров: 25 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz