Четверг, 30.01.2025, 20:51:41   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [250]
Сказки русских писателей [52]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [38]
Сказки народов мира [905]
Литературные сказки зарубежных писателей [47]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Халык афоризмнары [33]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6529
Посетители
Онлайн всего: 9
Гостей: 9
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 12 » Буяу сатыш
Буяу сатыш
16:21:24
(I вариант)


Балалар үз араларыннан «ана», «Аксак мәче», «елан» билгеләп куялар. Аннары җиргә чыра белән сызып «өй» ясыйлар.

«Буяулар» һәм «ана» өй эченә керәләр. Ә «елан» ишек бусага¬сына ятып тора. «Аксак мәче» өйдән читтәрәк тора. Ана өйдәге балаларының һәрберсенә, Аксак мәчегә ишетелмәслек итеп, буяу исемнәре атап чыга. Шуннан соң ишекне «Аксак мәче» килеп шакый. Ана белән мәче арасында мондый диалог була:

— Тук-тук!

— Кем бар?

— Аксак мәче. Кертәсезме?

—- Ишек төбендә елан бар.

«Аксак мәче» чатанлап өйгә керергә, ә «елан» аны кертмәскә, тотып калырга тырыша. Кергәч «мәче» «ана»га әйтә:

— Миңа кызыл буяу бир әле!

Шул вакыт кызыл буяу исеме аталган бала өйдән чыгып йөгерә. «Аксак мәче» аны куып тотарга тиеш. Ишектән чыкканда мәчене елан да тоткарлый. Әгәр ул «кызыл буяу»ны куып тотса, тотылган бала «Аксак мәче» булып кала. Әгәр «буяу» аңа тот-тырмыйча кире өйгә кереп кала алса, ул тагын үз ролендә була. Тегеләй дә, болай да уен яңадан башлана.

(II вариант)


Бу уен урамда, ишегалларында, болыннарда уйнала.

Балалар арасыннан «буяу сатучы» һәм «буяу алучы» бил-геләнеп куела. Калганнары — «буяулар» булып тезелеп торалар, аларга «сатучы» һәрберсенә буяу төсләре әйтеп чыга.

Бераздан буяу алучы килә һәм сатучы белән болай сөйләшәләр:

— Дөбер-дөбер...

— Кем бар?

— Миңа буяу кирәк иде.

— Нинди?

— Ак.

Үзенең төсе әйтелгән «буяу» йөгереп китә. Буяу алучы аны куып китә. Әгәр тотса, ул «черек бәрәңге» була һәм уеннан чыгарыла. Шул рәвешчә барлык буяулар да алынып беткәч, буяу сатучы алучыга килә:

— Син минем буяуларымны бир!

— Мә, бирәм буяуларыңны, тик бер шарт белән, син аларның сәдәп төсен белергә тиешсең...

Шул вакыт барлык «черек бәрәңге — буяулар» сәдәпләрен яшерәләр. Буяу сатучы, «буяу»ларның сәдәп төсләрен искә төше¬реп әйткәч, алучы аларны биреп җибәрә.
Категория: Тамашалы уеннар | Просмотров: 24 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz