Четверг, 06.02.2025, 22:37:38   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [249]
Сказки русских писателей [146]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [38]
Сказки народов мира [905]
Литературные сказки зарубежных писателей [47]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Халык афоризмнары [33]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6530
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 12 » Тукран
Тукран
10:14:36
Бер бала — әни, бер бала — кыз, берсе — тукран, ә калганнары ипиләр булып уйный. Әни ипи пешерә, үзе эшкә китә. Киткәндә кызына:

— Ипиләрне беркемгә дә бирмә! дип, үгет-нәсыйхәт биреп китә. Ул чыгып китүгә Тукран килә:

— Тук-тук!

— Кем бар?

— Мин Тукран, миңа ипи кирәк.

— Бирмим.

— Алайса мич башыннан керәм.

— Керә алмыйсың, корымга батасың.

— Тәрәзәңнән керәм.

— Пыялага киселерсең.

Тукран тагы башка җирләрдән керәм дип тә куркыта, кыз аңарга һәрвакыт каршы төшә. Шуннан тукран алдарга керешә. Ул: «Әниең эштән кайтканда елгага баткан»,— ди. (Башка төрле нәрсә дә әйтергә мөмкин.) Кыз алданып әнисен коткарырга чыгып чаба. Ә тукран шул арада бер ипине урлап китә дә, үз өенә кайтарып куя. Әнисе эштән кайта да:

— Бар әле, кызым, чәй эчәргә ипи алып чык әле,—ди.

— Әни, мин куркам!

— Бар, нәрсәдән куркырга?!

— Анда тычканнар, күселәр бар.

Шуннан әнисе үзе кереп китә һәм ипиләрне саный. Бер ипи юк икәнен белә:

— Кызым, ипи кая?

— Белмим.

Әнисе кызны орыша һәм тагын эшкә китә. Тукран тагын килә. Уен шулай тукран ипиләрне алып бетергәнче дәвам итә. Аннан соң бөтен урланган «ипиләр» өйгә чаба. Шул вакыт Тукран берсен тотарга тиеш. Тотылган бала Тукран була. Тота алмаса, үзе тагын Тукран булып, уен яңадан башлана.
Категория: Тамашалы уеннар | Просмотров: 27 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz