Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 12 » Корткаяк
Корткаяк | 16:08:02 |
Бу уен кызлар арасында уйнала. Иң беренче балалар ана, корткаяк сайлап куялар. Калганнары бакчар (сыерчык) була. Кызлар аллы-артлы тезелешеп бакчар булып «ана»лары артына басалар. Каршыларыннан килгән Корткаяк (әби карчык) ана артында торучы сыерчыкларны йолкып алырга тырыша. Тарткалашканда ике арада мондый әйтеш була:
— Әй, корткаяк, корткаяк, Арканда ниләр бар?
— Бакчар, бакчар, балалар бар.
— Аның берсен бирсәнә!
— Кара җаның алсана! Әй, корткаяк, корткаяк, Ике кулың утка як!
Уен сыерчыкларны корткаяк алып бетергәнче дәвам итә. |
Категория: Тамашалы уеннар |
Просмотров: 21 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|