Посетители |
Онлайн всего: 4 Гостей: 4 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 12 » Бай белән ялчы
Бай белән ялчы | 14:06:20 |
Иң элек уйнаучылар шобага тотышалар. Иң очка чыкканы — «бай», иң аста калганы «ялчы» була. Шуннан уйнаучылар бер түгәрәк ясыйлар да кулларын тотышып торалар. Бай белән ялчының икесенең дә күзләрен бәйләп уртага кертәләр. Байның кулына җиңелчә генә ишкән сөлге бирәләр. Ялчыны бер чйткәрәк куялар. Бай әйтә:
Ялчы кайда, кил, ялчы, Миңа эшкә ялланчы.
Ялчы:
— И бай абзый, бай абзый, Кесәңдә акча бар, абзый, Бушый алмыйм мин монда, Кирәк булсам, кил монда,—
ди дә тиз генә урыныннан китә. Бай аңа сугарга селтәнә. Әгәр дә ялчы оста кача белсә, бу уен бик кызык була. Кайвакыт бай белән ялчы кара-каршы килеп бәреләләр. Бай ялчыга ун мәртәбә сукса, байлыктан төшеп түгәрәккә керә. Элекке ялчы бай булып, үзенә ялчыны түгәрәктән сайлап ала. Уен шулай дәвам итә. |
Категория: Тамашалы уеннар |
Просмотров: 21 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|