Среда, 18.06.2025, 13:41:49   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [317]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [6]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 12 » Карга, карга
Карга, карга
16:02:45
Уенга алты-җиде кеше катнаша ала. Уйнаучылардан берсе — «карга», берсе — «ана тавык», калганнары «чебешләр» булалар. Чебешләр барысы да әнкәләре артына бер-бер артлы тезеләләр. Карга кырыйга баса. Ул тавыкның чебешләрен тотып алырга тырыша. Тавык бирмәскә карый.

Карга, чебешләр әниләре артында торган чакта аларны барып тота алмый. Ул тавыкка: «Кар, кар, чебешеңне алам, синең күзең болай гына, минем күзем болай. Кар, кар-р!» — ди. «Синең күзең» дигәндә бармагы белән кечкенә итеп, «минем күзем» дигәндә кулларын җәеп, зур итеп күрсәтә.

Тавык: «Кыш-кыш бирмим, күзеңнән дә курыкмыйм, кыт-кытыйк!» — ди һәм койрыгын бутаган тавык кебек селкенә башлый. Аның артыннан чебешләр дә койрык әйләнгән якка чайкалалар. Барысы бергә әле бер якка, әле бер якка күчәләр. Карга шул вакытта бер чебешен эләктереп калырга тырыша. Тота алса, оясына алып китә. Аннан соң яңадан килә. Шулай чебешләрне алып бетергәнче кабатлый. Актык чебешне алып киткәч, тавык үзе дә карга оясына бара һәм чебешләрен өйдән ияртеп чыга. Аннан башка балаларны тавык һәм карга итеп, уенны яңабаштан уйныйлар.
Категория: Тамашалы уеннар | Просмотров: 26 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz