Четверг, 30.01.2025, 21:10:24   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [250]
Сказки русских писателей [52]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [38]
Сказки народов мира [905]
Литературные сказки зарубежных писателей [47]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Халык афоризмнары [33]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6529
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 12 » Курчак
Курчак
13:51:06
(I вариант)

«Курчак алучы», «курчак сатучы» сайланып куела. Калганнары «курчаклар» булып бер сафка тезеләләр. Сатучы курчакларга исемнәр кушып чыга.
Сатып алучы килә һәм курчакларны берәм-берәм «ачкыч белән борып» карый. Кайсы курчакны борса, шул берәр һөнәр күрсәтә: я җырлый, я бии, я шигырь сөйли, гимнастик күнегүләр ясый. Алучы шулай барлык курчакларны да карап чыга. Иң ошаганын үзе белән өенә алып китә. Өенә кертә дә, ишеген бикләргә онытып, чыгып китә. Теге курчак качып кире кибеткә килә. Сатып алучы өенә әйләнеп кайтса, курчак юк. Ул кире сатучы янына килеп:

— Курчагым чыгып киткән, монда килмәдеме?—дип сорый.

— Юк,—ди сатучы.

— Әнә ич...

Сатып алучы курчакны таный. Ачкыч белән «борып» карый, әмма курчак элекке хәрәкәтне ясамый. Сатып алучы гаҗәпләнә. Ул яңадан тагын да кыйммәткәрәк курчак алып кайтырга мәҗбүр була. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

(II вариант)


Бер бала «сатучы», ә бер бала «алучы» була. Калган балалар «курчаклар» була һәм бер рәткә тезелеп басалар. Сатучы курчакларның һәрберсенең кулыннан тотып әйләндереп җибәрә. Бала нинди торышта туктап калса, шул торышын уен ахырына кадәр саклый. Сатучы аңа исем куша, бәясен әйтә һәм һөнәрен билгели.

Мәсәлән: «Син Казан курчагы, хакың — ун сум, һөнәрең — бию»,—ди. Сатучы шул рәвешле бөтен курчакларны да йөреп чыга. Менә алучы килә һәм ишек кага:

— Тук-тук!

— Кем бар?— дип сорый сатучы.

— Мин, Гөлфия (бала үз исемен әйтә).

— Ишек төбендә елан бар, атлап түгел, сикереп кер.

Алучы сикереп керә.

— Нәрсә кирәк?

— Курчак,— ди алучы һәм үзенә ошаган берәр курчакны сайлап ала. Аның исемен, бәясен сораша. Болар үзара килешә-ләр. Мәсәлән, курчак ун сум булса, алучы сатучының кулына ун тапкыр суга. Курчак яңа хуҗасына үзенең һөнәрен күрсәткәннән соң, сатып алучы курчакны өенә алып кайта. Ул башка курчакларны да шулай берәм-берәм алып кайтып бетерә. Уен курчаклар алынып беткәнче дәвам итә.
Категория: Тамашалы уеннар | Просмотров: 21 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz