Арадан бер кыз «әби» булып ныклап утыра. Башка балалар «кәбестәләр» дип аталып, «әби» артыннан тезелешеп, бер-берсен арттан кочаклап, тотынышып торалар. «Әби» кулындагы таягы белән җирне төя. Читтә калган бер кыз «күрше хатын» дип атала. Ул «әби»нең өенә килеп шакылдатып, болай сөйләшә башлый:
— Дөбер, дөбер... Әби, ишегеңне ач!
— Колагым ишетми.
— Әби, ишегеңне ач!
— Ачтым, кер!
— Әби, бусагада елан бар, атлап керимме, сикереп керимме?
— Сикереп кер!
Күрше хатыны «сикереп керә»:
— Әби, нәрсә төясең?
— Арпа-көрпә төямен.
— Арпа-көрпә аш булсын.
— Тамагыңа таш торсын.
— Әби, акбүз атлы, көмеш башлы кунагым килгән иде, бер генә баш кәбестәм бар иде, ул да булса утка куйсам пешми, суга салсам батмый, бирсәнә, әби, бер генә баш кәбестә.
Әби:
— Әнә тазарагын үзең сайлап ала кит, капканы яба кит, кәҗә явызлар кермәсен,— ди.
Күрше хатын барып кәбестәләрнең башларыннан басып-ба- сып карап, ныграгын сайлап ала. Йолкып, күтәреп карый, кубара алмый. Әби янына килә:
— Әби, купмый.
— Май сөрт!
Күрше хатын май сөрткән булып, тагын йолкып карый да әйтә:
— Май сөрттем, купмый.
— Бал сөрт!
Күрше хатын бал сөртеп, тагын йолкып карый:
— һаман купмый.
Әби:
— Шөшле белән каерып ал!— дигәч, «күрше хатын» «кәбестә»не «шөшле» белән каерып, кубарып алып кит. Тагын әйләнеп килеп, шакылдатып керә дә:
— Әби, ул танышыма йөз йомыркамны, бер ипиемне ашаттым, туйдыра алмыйм, тагын бер кәбестәңне бир,— ди.
«Әби» аңа тагын тазарагын сайлап алырга куша. «Күрше хатын» баягыча «май, бал сөртеп», «шөшле белән» кубарып алып китә. Шулай әйләнеп килеп, бөтен «кәбестә»ләрне алып китеп бетерә. Аларны тезеп утыртып куя.
Инде уенның «икенче пәрдәсе» башлана. Вакыйга күрше хатын өендә бара. Кәбестә ролен уйнаучылар хәзер «күрше хатынның кызлары» роленә, кайсылары «этләр» роленә керәләр.
«Күрше хатын» хәзер кызларыннан мунча яктырып, «әби»не мунчага чакырырга кечкенә кызын җибәрә.
«Әби» кабул итми.
— Синнән олырагы килсен!—дип, аны борып җибәрә. Икенчесен дә шулай итә. Ахырында иң олы кызы белән «күрше хатын» «әби»не мунчага алырга үзләре киләләр.
«Әби» риза була.
— Әби, сине ничек алып барыйк?
— Ишекне ач та тип тә очыр, тип тә очыр. Үрмәләп барып җитәрмен.
Күрше хатыны белән кызы алай итмиләр. Кулларын чалыштырып, «әби»не күтәреп утыртып, кадерләп мунчага илтәләр.
«Әби» алардан:
— Этләрегез юкмы?—дип сорый.
— Юк, юк, бәйләп куйдык,—диләр.
Инде «өченче пәрдә» — «әби»не мунча кертү башлана. Монда кызлар роле тагын алышына. Алар дүрт стеналы кечкенә тар гына «мунча» булып тезелеп торалар.
Олы кыз һәм калганнары «әби»не мунча кертә:
— Әби, күлмәгеңне ничек салдырыйк?—диләр.
«Әби»:
— Тарт та йолык, тарт та йолык!—ди.
Аны яхшылап кына чишендергән булалар.
— Әби, чәчеңне ничек тарыйк?—диләр.
«Әби»: — Тарт та өз, тарт та өз!—ди.
Ул әйткәнчә эшләмичә, яхшылап чәчен тараган хәрәкәтләр ясыйлар.
— Аркаңны нәрсә белән чабыйк?—диләр.
«Әби»:
— Утын агачы белән чабыгыз!—ди.
Монда да «әби» кушканның киресен эшлиләр. Үлән «себерке» белән кадерләп чабалар.
— Ничек коендырыйк?
— Пычрак су белән коендырыгыз!—ди.
Әйткәннең киресенчә, аны «чиста су» белән коендырып алып чыгалар. Өенә алып китәләр.
Инде уенның соңгы дүртенче эпизоды уйнала: качып торган «эт»ләр һаулашып «әби»нең артыннан куа башлыйлар. Шунда «күрше хатын» белән олы кызы килеп җитеп,аны зур дау белән коткарып алып калалар.
(II вариант)
Балалар бер рәткә тезелеп, чүгәләп утыралар, алар «кәбестәләр» була. Бер «кәбестә алучы» сайлана. Кәбестә алучы: «Кәбестә алырга килгән идем, нык микән, тыгыз микән?» — дигән сүзләр белән чүгәләп утыручы «кәбестә»ләрнең иң башына чиратлап нык итеп басып-басып китә. Кайсы «кәбестә» егыла яки янтаеп китә, аңа: «Фу, бу кәбестә черек икән», — дип кул селти. Ә кайсылары иңбашларына басканда туры утырып кала, аны алып китә. Уен шул рәвешчә кабатланып, бер генә черек кәбестә калганчы дәвам итә. Иң соңга калган «черек кәбестә»гә җәза бирелә.
(III вариант)
Балалар үз араларыннан «әби» сайлап куялар. Калганнары бер сафка тезелеп чирәмгә утыралар. Алар «кәбестәләр» була. Әби: «Кәбестә алырга дип килгән идем, яхшыларын сайлап алыйм әле»,—дип «кәбестәләр»нең нык итеп иңбашларына басып-басып китә. Кем егылып китә, ул «черек кәбестә» була һәм уеннан чыгарыла. «Әби» моны кабат-кабат эшли. Иң ахыргача нык утырган бала «яхшы кәбестә» була. Шуны үзенә алып китә. |