Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 12 » Итче белән сарыклар
Итче белән сарыклар | 14:12:16 |
Башта уйнаучылар шобага тотышып өч кеше сайлыйлар. Өчнең берсе — «итче», икенчесе — «көтүче», өченчесе «тәкә» була. Калганнары «сарыклар» булып, бер яктарак көтү булып утырып торалар. Итче көтүче янына килә:
— Саумы, Шабан?
— Сау, Шабан.
— Суярга сарыклар сатып алам.
— Яраганын сайлап ал! Яхшысына биш тәңкә, бәрәненә өч тәңкә.
Итче (сарыкларны караган булып):
— Тор әле, сарык. Бу нинди сарык? Монысы бик арык, Монысының авызы ярык,
Монысы тора бер тәңкә. Монысы тәкә, Аңа бирим өч тәңкә, Барысына ун тәңкә.
Көтүче: Өч тәңкә дә биш тәңкә.
Итче:
Җитте сиңа ун тәңкә. Калганына хак ярым хак, Пот ярым борчак! (Кул сугышалар.)
Хәзер акча алып киләм. (Китә.)
Көтүче:
Әйдәгез, сарыкларым, китте башыгыз. Олы абзардан кече абзарга, һәш, һәш!
Сарыклар абзарга керәләр. Итче яңадан килә: Менә сиңа акча, санап ал! Көтүче (санап ала): Санадым. Син дә санап ал. Чыгыгыз, сарыклар, сез хәзер минеке түгел, итченеке. Капканы ачкан була. Сарыклар тезелеп чыгалар. Алларында тәкә. Ул ике кулын мөгез итеп тота да каршындагы итчене сөзеп ега. Үзе тагын сөзәргә артка чигенә. Аның артында бар сарыклар да бергә чигенәләр. Итче (егылып). Абау, тәкәң бик усал, тот, тот! (Тота.) Көтүче: Санап бирдем, санап алдың. Акча минеке, сарыклар синеке. Үзең тот! Итче: Миңа бит аларны суярга кирәк! Тагын килә. Тәкә сарыклар теземенең алдында тора. Итче сарыкларны алыр өчен уңга чыкса, тәкә уңга чыга. Итче сулдан алырга килсә, тәкә дә сулга чыга. Сарыклар тәкәгә ышыкланып качалар. Итче тота алган бер сарыкны сызыкның тышына чыгара бара. Итчегә дә, тәкәгә дә бср-берсен алдатмаслык җитез булырга кирәк. Уен сарыклар алынып беткәнче дәвам итә. |
Категория: Тамашалы уеннар |
Просмотров: 22 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|