Четверг, 21.11.2024, 14:21:57   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [13]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6526
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 20 » СОРАУ-ТАБЫШМАКЛАР
СОРАУ-ТАБЫШМАКЛАР
19:13:31
— Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк?
— Авыз.

— Нинди савыттан эчеп булмый?
— Буш савыттан.

— Кай вакытта куян ите тәмле була?
— Ашаганда.

— Бернәрсә дә ашамыйча, ничә йомырка ашап була?
— Берне.

— Нәрсә соң ул? Беркемнең дә аны булдырасы килми, Беркемнең дә аннан аерыласы килми.
— Пеләш баш.

— Кайчан бернинди тавыш та ишетеп булмый?
— Тып-тын вакытта.

— Кайсы ай календарьда юк?
— Һавадагы ай.

— Бер якта — поп өе, икенче якта — чәчтарашханәсе. Арада чыга алмаслык сазлык. Поп чәчен алдырырга аръякка ничек чыга?
— Поп чәчен алдырмый.

— Патша кемгә баш ия?
— Чәчтарашка.

— Бер авыл кешесе ат җигеп калага барган. Барып җиткәч, иң башлап ни дигән?
— «Тпру!» — дигән.

— Адәм башына нәрсә куна?
— Бүрек.

— Кешегә иң якын әйбер нәрсә?
— Күлмәк.

— Кайсы елда кешеләр күбрәк ашый?
— Кәбисә елда. (Чөнки бер көне артык.)

— Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була?
— Төшне.

— Нәрсәне күрү иң җиңел?
— Кеше гаебен.

— Аучы мылтык атканда ни өчен бер күзен йома?
— Икесен дә йомса, бернәрсә дә күрә алмый.

— Юләр кайчан акыллы була?
— Тик торганда.

— Баш чаклы таш белән тәрәзә ватып буламы?
— Юк. (Таш чебен башы кадәр генә булырга мөмкин.)

— Ул минем аяк астында, үзе миннән өстә; мин аның аяк астында, мин дә аннан өстә. Бу ничек була?
— Җир шарының капма-каршы нокталарында торучы ике кеше.

— Кем үзенең туган көнен дүрт елга бер генә мәртәбә уздыра?
— 29 февральдә туган кеше.

— Бер кеше утырып тора, ди. Ул торып китсә дә, син аның урынына утыра алмыйсың. Ул кеше кайда утыра?
— Синең тезеңдә.

— Кеше йоклый, төш күрә: бер ягында юлбарыс, икенче ягында текә яр, өченче ягында диңгез, дүртенче ягында куе урман. Бу кеше ничек котыла?
— Уянып.

— Рәмзия җиде яше тулгач нишли?
— Сигезгә чыга.

— Куян чаба-чаба да, ник артына әйләнеп карый?
— Артында күзе булмаганга.

— Ат ни өчен улак янына килә?
— Улак аның янына килмәгәнгә.

— Сыер ни өчен ята?
— Утыра алмаганга.

— Сыер судан чыккач нишли?
— Коры җиргә баса.

— Кәҗә судан ничек чыга?
— Юешләнеп.

— Кунган кошны куркытмыйча гына ничек итеп агач ботагын кисеп ташларга?
— Кош үзе очып киткәч.

— Нәрсә өстән аска таба үсә?
— Сакал.

— Кем ике мәртәбә дөньяга туа?
— Чебеш.

— Бүрегенә чыпчык кунганда каравылчы нишли?
— Йоклый.

— Кемнең сакалын кырдырырлык та акчасы юк?
— Кәҗәнең.

— Яңгыр яуганда куян нинди куак астында утыра?
— Юеш куак астында.

— Кара мәче нинди ишектән керә?
— Ачык ишектән.

— Каз нигә йөзә?
— Аягы су төбенә тимәгәнгә.

— Ат чаба-чаба да, нәрсәдән ары китә алмый?
— Койрыгыннан.

— Куянның арт аягы нигә озын?
— Ал аягы кыска булганга.

— Алманың яртысы нәрсәгә охшаган?
— Икенче яртысына.

— Нинди сорауга бервакытта да «әйе» дип җавап биреп булмый?
— «Йоклыйсыңмы?» дигән сорауга. (Йокламаса — «юк» дип җавап бирә, йокласа — җавап бирми.)

— Җир өстендә кешеләр нинди авыру белән бер дә авырмыйлар?
— Диңгез авыруы белән.

— Иң җиңелне капка аркылы ыргытып булмый. Нәрсәне?
— Йонны.

— Машинаның кайсы тәгәрмәче әйләнми?
— Запас тәгәрмәче.

— Көнчыгыш белән көнбатыш арасы ни чаклы?
— Кояш йөреше белән бер көнлек юл.

— Суны кайчан иләк белән ташыйлар?
— Карга әйләнгәч.

— Су кайда коры була?
— География картасында.

— Суда нинди таш булмый?
— Коры таш.

— Кара диңгезгә төшкән таш нишли?
— Юешләнә.

— Иң әүвәлге чүлмәкне кем яндырган?
— Ут.

— Урта урамнан берәү барган. Кибеткә кереп, бер эшләпә сатып алган. Нигә сатып алган?
— Бушлай бирмәгәнгә.

— Урманга нәрсә белән баралар?
— Юл белән.

— Нинди сәгать тәүлеккә ике генә мәртәбә вакытны дөрес күрсәтә?
— Туктаган сәгать.

— Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма. Барысы ничә алма?
— Имәндә алма булмый.

— Нинди агач утта янмый?
— Табагач.

— Нинди ут яндырмый?
— Рәсемдәге ут.
Категория: Халык афоризмнары | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz