Вторник, 03.12.2024, 22:20:15   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [13]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Сказки / Әкиятләр [17]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » Хәрәкәтле уеннар
« 1 2 3 4 »
Уен урамда малайлар һәм кызлар арасында уйнала. Уйнаучылар шобага әйтешләре белән өч төркемгә бүленәләр, һәр төркем бер-берсеннән 10 метрлап ара калдырып, тезелеп баса. Уен шарты буенча ике як та чиратлашып уртадагыларга туп белән бәрә. Туп тигән кеше отылган була, уеннан чыга бара. Тупны, уенчыга тигәнче, һавада очканда тота алган кеше, «очко» ала. Шулай итеп, иптәшләренең берәрсен уенга яңадан кертә. Уен уртадагылар отылганчы дәвам итә.
Категория: Хәрәкәтле уеннар | Просмотров: 9 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Яз көне чәчү беткәч, болында уйнала торган уен. Балалар мәйдан уртасына диаметры 2—3 метр булган түгәрәк сызалар. Түгәрәкнең нәкъ уртасына кечкенә чокыр ясап, аңа чүпрәк туп (бүксә) салалар. Аннан шобага әйтеше ярдәмендә үзләре ике төркемгә бүленәләр. Төркемнәрнең берсе — эчтә, икенчесе тышта урнаша. Кайсының тышта буласын да шобага белән билгелиләр. Эчтәге төркемнең башлыгы бүксә янына, калганнары түгәрәкләнеп чокыр тирәсенә басалар. Тыштагылар ничек кенә булса да түгәрәккә кереп бүксәне алып чыгарга тырышалар. Әгәр дә тыштагылар эчтәгеләрдән берәүнең түбәтәен тартып алып көрчеккә (мәйданнан читтә билгеләнгән урын: агач, стена һ. б.) алып барып сукса, тыштагылар үз урынында кала. Әгәр дә бүксәне яки түбәтәйне алганда эчтәге төркем тыштагыларның берсенә аяк белән кагыла алса, тыштагылар эчкә кереп, бүксә саклаучы була. Бүксә алынса, уен бетә.
Категория: Хәрәкәтле уеннар | Просмотров: 9 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бу уен иртә язда, җир кардан ачылган урыннарда уйнала. Балалар өйләреннән төрле төстәге пешкән йомыркалар алып киләләр. Берәр мәйданчык уртасына кеше саны кадәр чокырчыклар ясыйлар да йомыркаларны шунда тезеп чыгалар. Беренче чокырчык янындагы бала билгеләнгән урыннан саганы (сага — чүпрәктән тегелгән туп) йомыркаларга таба тәгәрәтеп җибәрә.
Категория: Хәрәкәтле уеннар | Просмотров: 9 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Уен ачык һавада уйнала. Егермеләп кеше бер-берсеннән ике-шәр адым ераклыкта тезләнеп утыралар. Зур бер түгәрәк хасил була. Арадан берсен көтүче итеп билгелиләр. Ул кулындагы төенчеген түгәрәктәгеләрнең берсенә бирә дә ике-өч адым артка китә. Шул вакыт түгәрәктәгеләр төенчекне кулдан-кулга йөртә башлыйлар. Ә көтүче әйләнә буенча йөгереп төенчекне кулга төшерергә тырыша. Ул төенчекне кем кулыннан тартып алса, шул кеше көтүче булып, уен яңадан башлана.

Уенның мондый кагыйдәләре бар: төенчекне бары тик уңда, яисә сулда утыручыга гына бирергә ярый, кеше аша ыргыту тыела; көтүче төенчекне кешенең кулыннан тартып алырга тиешле, җиргә төшкәндә, яисә һавада очып барганда тотып алу ярамый; төенчекне йөртү юнәлеше үзгәреп торырга мөмкин.
Категория: Хәрәкәтле уеннар | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Уенчылар бер-берсенә карап, түгәрәкләнеп басалар. Бер уенчы кулына ярты метр чамасындагы бау тотып түгәрәк ты¬шында йөри. Ул: «Ас китте, күрдеңме?» — дип, иптәшләренең берсенә бау белән сугып ала һәм үзе йөгерә. Сугылган кеше аны куып җитеп арканны алырга тиеш. Тота алмаса, ул уеннан чыга, һәм киресенчә, тота алса, арканны алдырган кеше уеннан чыга. Уен түгәрәктә бер генә кеше калганчы дәвам итә. Ул җиңүче була.
Категория: Хәрәкәтле уеннар | Просмотров: 6 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Ябык бинада уйнала торган уеннарның берсе. Балалар 5—6 метр ара калдырып кара-каршы тезелеп утыралар. Уртага бер- берсеннән ике адым чамасы ераклыкта сызык сызалар. Ике яктан да чират белән берәр кеше үз якларындагы сызык янына басалар һәм һавага каз мамыгы очырталар. Алар билгеләнгән ике адым арасында йөреп, шул мамыкны төшермәскә тырышалар. Мамык кем ягында җиргә төшсә, өрүче каршы якка әсир төшә. Шулай итеп, каршы яктагыларны әсирлеккә төшереп бетерә алган төркем җиңүче була.
Категория: Хәрәкәтле уеннар | Просмотров: 9 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бу уенны күбрәк кызлар яз көне, җир ачылгач өй яннарында уйныйлар. Уенда өч яки дүрт бала катнаша.

Җиргә 1,5 х 2 м размердагы дүртпочмак сызыла һәм ул тигез алты өлешкә квадратлап бүленә. Нәтиҗәдә тәрәзәгә охшаган сызык килеп чыга.

Уен 6 фигурадан гыйбарәт һәм ул яссы чынаяк яки пыяла кисәген шушы квадратлар буйлап төрлечә йөртеп чыгару рәвешендә уйнала.
Категория: Хәрәкәтле уеннар | Просмотров: 9 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Уен зур булмаган мәйданда яки бүлмәдә уйнала. Уйнаучыларның санына карап түгәрәк сызалар. Түгәрәк уртасына өч таякны бергә бәйләп бастырып куялар. Ул «кала» була. Барлык уйнаучылар берәр аршын чамасы ара калдырып түгәрәк тышына тезеләләр. Берәү каланы саклар өчен түгәрәкнең уртасында кала. Уйнаучыларның берсе җитәкче булып, аның күрсәтүе буенча бер бала туп белән калага бәрергә, аны аударырга тырыша. Саклаучы тупны кулы белән бәреп каланы саклый. Кире кайтарылган туп яңадан бер уенчы кулына эләгә, ул үз чиратында тагын калага бәрә. Уенчыларның берсе каланы бәреп аударганга кадәр уен шулай дәвам итә. Соңыннан каланы бәреп аударучы үзе кала сакчысы була.

Уенның мондый кагыйдәләре бар: тупны ыргытканда уйнаучылар түгәрәк эчендә тора алмыйлар; тупка аяк белән тибәргә ярамый; таяклар җиргә егылганнан соң гына кала «алынган» исәпләнә; урыныннан кузгалган яки ава башлаган каланы төзәтеп куярга ярамый; сакчы каланы ялгыш үзе аударса, ул җиңелгән санала һәм икенче сакчы белән алмаштырыла.
Категория: Хәрәкәтле уеннар | Просмотров: 12 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Кыш көне ир балалар арасында уйнала. Башта тигез җирдә кечерәк бер чокыр казыла. Уенчыларның һәрберсендә кәкре таяклар (кәшәкәләр) була. Шобага әйтеше белән ике төркемгә бүленгәннән соң, бер як чокыр саклый, икенчеләре шарны чокырга төшерергә тырыша. Шарны чокырга күбрәк төшерә алганы җиңүче була.
Категория: Хәрәкәтле уеннар | Просмотров: 7 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Уенчылар кулга-кул тотынып бер түгәрәк ясыйлар. Уртага берничә таяк, утын агачы утырталар. Уен башланыр алдыннан уйнаучылар так-җөпләрне билгеләп, икегә аерылалар. Алар аралашып басалар һәм аерылып торсынга җөпләр сул кулларына яулык бәйлиләр. Уенда таклар белән җөпләр бер-берсен тартып, шул утыртылган агачларны аудартырга тырышалар. Тартышу вакытында агачларның берәрсен аударган кеше уеннан чыга бара.

Уен, җиңүче як уенчыларын җиңелүчеләр аркаларына атландырып, мәйданны бер кат урау белән тәмамлана.
Категория: Хәрәкәтле уеннар | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бу уен ачык һавада да, бүлмәдә дә уйнала ала. Балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп басалар. Беренче бала — энә, икенчесе — җеп, өченчесе төен булып. Шул тәртиптә бер саф хасил була. Энә, җеп белән төенне балалар арасыннан төрлечә йөртеп адаштырырга тырыша. Тегеләре бер-берсеннән калмыйча аның артыннан йөриләр. Әгәр берәрсе адашса, аның урынына икенче бала уйный, ә тегесе түгәрәккә баса. Уен шул рәвешчә дәвам итә.
Категория: Хәрәкәтле уеннар | Просмотров: 7 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Уйнаучылар шобага тотышалар. Иң өскә чыкканы белән аста калганы атаманнар була. Калганнары парлашып читкәрәк китәләр һәм бер-берсенә исем бирешәләр. Берсе — алтын күлмәк, берсе — ефәк шарф. Яки берсе — дәрья, берсе — елга; берсе — акбүз ат, берсе — күкбүз ат; алмагач — сандугач; ак — кара һ. б.

Ике атаман җитәкләшеп кулларын өскә күтәрәләр һәм алтын капка ясыйлар. Калганнары парлашып алар каршына килә. .Ефәк күлмәкме, ефәк шарфмы? дип сорыйлар. Атамайнарның берсе кайсысын атаса, шунысы капка аша чыгып, аның артына баса. Икенчесе икенче атаман артына баса. Шулай ике атаман кешеләре ике сафка тезеләләр һәм арага сызык сызып, тартыша башлыйлар. Үз ягына тартып чыгара алган як җиңүче була.
Категория: Хәрәкәтле уеннар | Просмотров: 9 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Уен ачык һавада уйнала. Балалар бер-берсенең билләренә тотынып чылбыр хасил итәләр. Баштагы бала бу чылбырны төрле кискен борылышлар белән әйдәп йөртә. Арттагылар мондый кискен борылышларда кайсы-кая чәчелеп кала бара. Уен бер генә кеше калганчы дәвам итә.
Уенның икенче вариантында балалар тотынышып түгәрәк ясыйлар да тизлек белән әйләнә башлыйлар. Кем түгәрәктән чәчелеп чыга, ул уеннан китә. Иң соңга кадәр калган кешеләр җиңүче була.
Категория: Хәрәкәтле уеннар | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бу уен яз, җәй көннәрендә өй-йорт араларында, такта-бүрәнә ише нәрсәләр булган җирдә уйнала. Бер тактаны бүрәнә өстенә аркылы куеп, баш-башына ике бала утырып яки басып, бер өскә, бер аска талпынып, атынып уйныйлар. Атынганда кара-каршы әлмәндерек әйтешәләр:

— Әлмәндерек.
— Чүлмәндерек.
— Син аста.
— Мин өстә.
— Син чүптә.
— Мин күктә.
— Гаффар үлгән.
— Җаббар күмгән.
— һүп-лә!
— Һүп-лә!
Категория: Хәрәкәтле уеннар | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Балалар йөзләре белән стенага борылып басалар. Арадан берсе аларның башларын борып, йөзләрен карап йөри. Балалар барысы да авызларын йомган булалар. Йөзен күрсәтүче көлмәсә — фәрештә, көлсә — шайтан була. Шулай итеп, уйнаучылар фәрештә һәм шайтанга бүленеп беткәч, уен башлана. Шайтаннар фәрештәләрне куып тотарга тырышалар.

Фәрештәләр:

Эт йөри урамда,
Хәбәре юк буранда.
Фәрештәгә җиңеллек,
Шайтанга авырлык! —

дип җырлыйлар. Тотылган фәрештә шайтанга әйләнә. Уен барлык балалар да тотылып беткәнче дәвам итә.
Категория: Хәрәкәтле уеннар | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бу уен җирдә яткан, тәгәрәми торган бүрәнә өстендә уйнала.

Ике бала бүрәнәнең ике башыннан менеп бер-берсенә якын киләләр һәм куллары белән берсен-берсе- җиргә төртеп төшерергә тырышалар. Егылып төшүче җиңелгән була. «Батыр»га тагын икенче бала чыга. Уен шул рәвешчә дәвам итә.
Категория: Хәрәкәтле уеннар | Просмотров: 11 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Балалар ике төркемгә бүленеп, кара-каршы тезелеп басалар, «һөҗүмгә!» дигән команда буенча һәр ике төркемнең кырыйдагы кешеләре каршы якка таба йөгерә. Алар каршы якны, тотылмыйча әйләнеп чыгып, үз сафларына кире кайтырга тиешләр. Каршы төркемдәгеләр тарафыннан тотылган кеше алар ягында кала. Шулай уйный торгач төркемдә бер. генә кеше кала. Ул соңгы кеше күрше якка арты белән барып кемгә килеп бәрелсә, аны үзе белән алып китә. Шулай итеп, төркем тулыландырыла бара, уен өзелмичә дәвам итә.
Категория: Хәрәкәтле уеннар | Просмотров: 10 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Җиргә бер метр чамасы диаметрдагы түгәрәк сызыла. Аның бер ягына кеше Сыешлык кына тагын түгәрәк ясала. Ул ярлыныкы, ә зурысы бай җире була. Ярлы бер очлы әйбер белән, мәсәлән, игәүнең очлы ягы белән, бай җиренә ата. Ул җиргә кадалса, шул кадалган урыннан кисеп бай җирен үзенекенә тоташтыра. Әгәр дә кадалмаса, бай ата һәм ярлының җирен шул рәвешчә бүлеп ала. Кагыйдә буларак, монда иң беренче байның җире бетә. Басып торырлык та җире калмаса, бай җиңелгән була.
Категория: Хәрәкәтле уеннар | Просмотров: 10 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Уен мәктәп залларында, ачык һавада уйнала. Уйнаучылар бер рәткә тезелеп басалар, алардан ун адым алда чик сызыгы сызыла. Балаларның берсе «укытучы» булып, чик сызыгында басып тора.

Укытучы бер сүз уйлый, мәсәлән, «китап» булды, ди. Ул балаларга: «Беренче хәрефе «к», соңгы хәрефе «п» булган җансыз әйберләрне әйтегез!» — дип игълан итә. Укучылар чират буенча җавап бирәләр. Дөрес җавап биргән балага укытучы чик сызыгына таба бер адым атларга рөхсәт бирә. Ләкин адымнар төрле озынлыкта һәм төрле исемдә булалар.
Категория: Хәрәкәтле уеннар | Просмотров: 9 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Балалар үз араларыннан башлык һәм куучы билгелиләр. Куучы уйнаучыларның тавышлары ишетелмәгән, кыланышлары күренмәгән җиргә читкәрәк китеп тора. Ә уйнаучылар һәркайсы берәр кош исемен атап шыпырт кына башлыкның колагына килеп әйтәләр. Исемнәр билгеләнеп, уйнаучылар бүрәнә, чирәм өстенә тезелеп утыргач, уен башы куучыны чакырып: «Сиңа нинди кош кирәк?» — дип сорый. Куучы үзе белгән кош исемнәрен саный. Әгәр әйткән кош исемнәре арасында уйнаучылардан берәрсенең исеме булса, ул торып йөгерә, ә куучы аны куып китә. Тота алса алар үзара рольләрен алмашалар. Әгәр уйнаучы тоттырмыйча яңадан урынына килеп утырса, балаларга башка исемнәр аталып уен яңадан башлана.
Категория: Хәрәкәтле уеннар | Просмотров: 10 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.11.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz