Посетители |
Онлайн всего: 4 Гостей: 4 Пользователей: 0 |
|
Главная » Җырлы-биюле уеннар
Шобага салышып, яки санашып, яки үз ризалыгы белән берәүне «юлчы бабай» итеп билгелиләр дә уртага чыгаралар. Уйнаучыларга утырырга алдан урыннар әзерләнгән, тик бер урын гына ким була. Юлчы бабай уртага баскач, барысы да кулга-кул тотынып, аның тирәсендә нинди дә булса бер көйгә җырлап әйләнә башлыйлар. Юлчы бабай таяк шакылдатуга һәммәсе җырны туктатып тиз генә берәр урын алып калырга тырышалар.
|
Балалар аллы-артлы парлашып түгәрәк ясап басалар. Бер кеше парсыз кала. Ул уртада басып тора. Гармунчы бию көе уйный башлый. Шул вакытта эчке якта торган укучылар түгәрәк ясап җитәкләшәләр һәм бию көенә өйләнәләр.
|
Балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп басалар. Бер физик яктан көчлерәк бала уртада кала. Ул «шалкан» була. Калганнары түгәрәк буенча хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларның эчтәлеге түгәрәк уртасында хәрәкәт белән гәүдәләндерелә.
|
Балалар кулга-кул тотынып түгәрәккә басалар һәм җырның эчтәлегендә әйтелгән хәрәкәтләрне ясап «Сандугач-күгәрчен» көенә җырлап әйләнәләр.
|
Балалар бер түгәрәк ясап басалар. Уртага бер кыз бала чыга. Түгәрәктә басып торучы балалар белән уртадагы кыз арасында шундый әйтеш башлана: Кырыйдагылар уртадагы балага:
— Әй син, матур кыз, мәкне ничек чәчәләр?
|
Элек шобага яки санашу белән көтүче сайлыйлар. Аннан озын бер җеп алып бер йөзекне шул җепкә кидерәләр дә җепнең ике башын бергә бәйләп, балалар иркен генә шул җепкә тотынып бер түгәрәк ясыйлар. Көтүче уртада кала. Балалар барысы да такмак көенә куллары белән бертуктаусыз йөзекне шудырып йөрткән кебек хәрәкәт ясыйлар һәм яшерен рәвештә йөзекне берсеннән- берсенә күчереп йөртеп торалар.
|
Бу уен күбесенчә өйдә кыз балалар тарафыннан уйнала. Кызлар бер урынга түгәрәкләнеп басалар да бер кешене яулык җыючы итеп сайлап куялар.
|
Кыз балалар уены. Балалар яулык салучы билгеләп куялар. Калганнары читтә бер рәткә тезелеп тора. Яулык салучы беренче балага килеп яулык белән суга, ә ул яулыкны тотып калырга тиеш. Тотса, ул яулык салучы белән икесе читкә китеп, кемгә яулык белән сугарга һәм аны кемгә «кияүгә бирергә» икәнен килешәләр.
|
Балалар кулга-кул тотынышып кара-каршы ике сафка тезелеп басалар. Беренче рәттәгеләр икенче сафтагыларның каршысына таба барып түбәндәгечә җырлыйлар.
|
Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала.
|
Кыз балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп басалар. Уртада бер кеше падишаһ булып кала. Түгәрәкләнгән кызлар хор белән җырлыйлар.
|
Балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп басалар. Бер бала уртада кала. Түгәрәктәгеләр әйләнә буенча бер якка хәрәкәт итеп җыр җырлыйлар.
|
Балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп басалар. Ике бала уртада кала. Алар «аккошлар» була.
|
Балалар түгәрәккә басалар. Берәү күзен бәйләп түгәрәк уртасына утыра. Балалар кулга-кул тотынып түгәрәктә җырлап әйләнәләр.
|
Балалар бер түгәрәк булып, кулга-кул тотынып, түбәндәге җырны җырлап әйләнәләр. Уртада бер бала куян булып тора. Җырлаучылар һәр җырда әйтелгән хәрәкәтне куянга ясап күрсәтәләр. Куян да кушканнарын аларча эшләп күрсәтә.
|
Балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Кырыйдагы балалар түгәрәк буенча әйләнеп җырлыйлар.
|
Балалар түгәрәкләнеп тезеләләр. Уртада уенны алып баручы була. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр.
|
Балалар түгәрәкләнеп кулга-кул тотынып басалар. Уртада бер бала калдырыла. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар.
|
Уйнаучылар кулга-кул тотынышып түгәрәкләнәләр. Арадан берәүне уртага чыгаралар. Түгәрәктәге балалар хор белән такмаклап әйләнәләр.
|
Балалар түгәрәк уртасына бер баланы сайлап чыгаралар да, үзләре кул тотышып, җырлап әйләнәләр. Уртадагы бала берәр кыланыш эшләргә кушып кыланып күрсәтә, тирәсендәге балалар да күмәк җыр астында шуны ук кабатлыйлар.
|
|
|
|
|