(I вариант )
Балалар бер түгәрәк ясап басалар. Уртага бер кыз бала чыга. Түгәрәктә басып торучы балалар белән уртадагы кыз арасында шундый әйтеш башлана:
Кырыйдагылар уртадагы балага:
— Әй син, матур кыз, мәкне ничек чәчәләр?
Уртадагы бала (чәчкән булып):
— Мәкне шулай чәчәләр, мәкне шулай чәчәләр.
Кырыйдагы балалар шул хәрәкәтне кабатлап, «Мәкне шулай чәчәләр»,—дип әйтәләр. Уртадагы балага тагын сорау бирәләр:
— Әй син, матур кыз, ничек итеп үсә мәк?
— Менә шулай үсә мәк, менә шулай үсә мәк (үскәнен күрсәтә).
Кырыйдагылар шул хәрәкәтне һәм сүзләрне кабатлыйлар.
— Әй син, матур кыз, ничек яфрак яра мәк?
— Шулай яфрак яра мәк, шулай яфрак яра мәк (бармакларын ачып яфрак яруны күрсәтә.)
Кырыйдагылар аның хәрәкәтен һәм сүзләрен кабатлыйлар.
— Әй син, матур кыз, ничек чәчәк ата мәк?
— Шулай чәчәк ата мәк, шулай чәчәк ата мәк (кулларын ачып чәчәк атуын күрсәтә).
Кырыйдагылар аның хәрәкәтен һәм сүзләрен кабатлыйлар.
— Әй син, матур кыз, мәкне ничек ашыйсың?
— Мәкне шулай ашыймын, мәкне шулай ашыймын (мәк ашаган булып кылана).
Кырыйдагылар шуны кабатлыйлар. Аннан соң уртадагы бала үз урынына бер иптәшен чакыра, ә үзе түгәрәккә аның урынына баса. Уен яңадан башлана.
(II вариант )
Балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп тезеләләр. Уртага өч-дүрт кыз (алар «мәкләр» була) һәм бер «бабай» баса. Кырыйдагылар бер тарафка әйләнеп җырлый башлыйлар:
— Мәкләр, мәкләр, кызыл мәкләр, Мәкләр, мәкләр, кызыл мәкләр, Торыйк, бирсә файда, сорыйк бабайдан. Бир җавап безгә, бабай, Бир җавап безгә, бабай: Чәчикме мәк, чәчикме мәк?
Бабай:
— Чәчегез, балалар.
— Мәкләр, мәкләр, кызыл мәкләр, Мәкләр, мәкләр, кызыл мәкләр, Торыйк, бирсә файда, сорыйк бабайдан. Бир җавап безгә, бабай, Бир җавап безгә, бабай: Чәчәк атамы мәк, чәчәк атамы мәк?
Бабай:
— Ата, балалар, ата.
— Мәкләр, мәкләр, кызыл мәкләр, Торыйк, бирсә файда, сорыйк бабайдан. Бир җавап безгә, бабай; Бир җавап безгә, бабай: Өлгердеме мәк, өлгердеме мәк?
Бабай:
— Өлгерде мәк, рәхим итегез!
Шуннан соң кырыйдагы кызлар килеп уртадагыларны иңбаш-ларыннан тотып селки башлыйлар («мәк койдырталар»). |