Балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп басалар. Бер бала уртада кала. Түгәрәктәгеләр әйләнә буенча бер якка хәрәкәт итеп җыр җырлыйлар:
Бер савытта бик күп чәчәк, Мөмкин букет төзергә. Халидә, Халидә,
(Уртадагы кешенең исеме атала.)
Кемне уртага аласың?
Халидә бер иптәшен уртага ала. Мәсәлән, Әминәне, ди. Җыр тагын кабатлана:
Әминә, Әминә, Кемне уртага аласың?
Шул рәвешчә уртага 5—6 кеше җыелгач, уртадагылар түгәрәкләнеп басалар да, кырыйдагыларга капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итеп барысы бергә болай җырлыйлар:
Әлфирә, Әлфирә, Син уртада каласың.
Хәрәкәт туктала. Уртадагылар күмәк рәвештә бер яраткан җырларын башкаралар. Аннан соң, Әлфирәдән башкалары кырый түгәрәккә басалар һәм уен яңадан башлана. |