Пятница, 07.02.2025, 12:00:28   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [249]
Сказки русских писателей [146]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [38]
Сказки народов мира [905]
Литературные сказки зарубежных писателей [47]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Халык афоризмнары [33]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6530
Посетители
Онлайн всего: 9
Гостей: 9
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Куянкай
Куянкай
10:58:13
(I вариант )


Балалар бер түгәрәк булып, кулга-кул тотынып, түбәндәге җырны җырлап әйләнәләр. Уртада бер бала куян булып тора. Җырлаучылар һәр җырда әйтелгән хәрәкәтне куянга ясап күрсәтәләр. Куян да кушканнарын аларча эшләп күрсәтә.

Бу җырны матур гына бер көйгә җырлап уйныйлар. Җырлары:

Куянкай, киртә буйлап,
Сорыкай, киртә буйлап.
Тып-тып килә киртә буйлап,
Менә шулай киртә буйлап.
Куянкай, чәчәкләр өз,
Сорыкай, чәчәкләр өз!
Менә шулай чәчәкләр өз,
Менә шулай чәчәкләр өз.
Куянкай, ыргып уйна,
Сорыкай, ыргып уйна,
Менә шулай ыргып уйна,
Менә шулай ыргып уйна.
Куянкай, кулларың чап,
Сорыкай, кулларың чап,
Менә шулай кулларың чап,
Менә шулай кулларың чап.
Куянкай, бер биеп ал, Сорыкай, бер биеп ал,
Менә шулай бер биеп ал,
Менә шулай биеп ал!
Куянкай юлдашың тап,
Сорыкай, юлдашың тап,
Менә шулай юлдашың тап,
Менә шулай юлдашың тап.

Куян соңгы җырда үз урынына түгәрәктәге бер баланы юлдашы итеп чыгара да җыр-уен тагын дәвам итә.

(II вариант )


Балалар кул тотынышып түгәрәккә басалар. Түгәрәк уртасына баскан бер бала куян була. Ул бер кулын иягенә куеп моңаеп тора. Түгәрәктәгеләр җырлый-җырлый әйләнәләр:

Ак куянга ни булган,
Әллә инде авырган?
Иптәшен дә табалмый,
Урыннан да торалмый,
Куян, куян, син сикер,
Иптәшең табып китер!

«Куян» биленә таянып сикерә башлый. Аннан бер иптәшен уртага алып әйләнәләр дә, чакырылган бала куян булып кала. Уен яңадан башлана.
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 21 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz