Алларын да алырбыз, Гөлләрен дә алырбыз. Күңелебезгә кем ошаса, Шуны сайлап алырбыз.
Шулай дип җырлаган арада беренчеләр икенче сафтагыларның берсен үз рәтләренә алалар да кире үз урыннарына чигенәләр. Аннан соң җырны икенче сафтагылар башлап, каршы яктан үзләренә бер баланы алып китә. Уен шул рәвешле дәвам итә.