Посетители |
Онлайн всего: 9 Гостей: 9 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Ак калач
Ак калач | 10:49:45 |
(1 вариант)
Балалар түгәрәкләнеп тезеләләр. Уртада уенны алып баручы була. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:
Әминә апа туган көнне Пешердем мин ак калач. Ул калачны, мин сиңа әйтим, Менә шулай кабарган.
(Балалар кулларын югары күтәрәләр.)
Ул калачны, мин сиңа әйтим, Менә шулай җәелгән.
(Балалар кулларын як-якка җәяләр.)
Ул калачны, мин сиңа әйтим, Менә шулай ябышкан.
(Балалар чүгәлиләр.)
Ахырда уртага икенче бала чыгып, уен яңадан башлана.
(II вариант )
Балалар кулга-кул тотынышып бер түгәрәк ясыйлар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калач ничек пешүен, җәелү-кысылуларын кул хәрәкәтләре белән күр-сәтеп уртадагы баланы «кысып» куялар. Җырлары:
Булатның туган көненә Без пешердек ак калач; Менә шулай ул биек, Менә шулай тәбәнәк; Менә шуның киңлеге; Менә шуның тарлыгы; Ак калач, ак калач, Теләгәнеңне сайлап кач!
Уртадагы бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да үзе түгәрәк- тәгеләргә кушыла һәм уен-җыр шулай дәвам итә.
Шул ук уенның «коймаклар» дип аталган төре дә бар:
Булатның туган көнендә Без чакырдык кунаклар; Кунакларның килүенә Без пешердек коймаклар. Коймакларга карасаң, Менә шулай күпергән; Менә шулай җәелгән; Менә шулай кысылган. Коймагыңны майлап ал, Теләгәнеңне сайлап ал! |
Категория: Җырлы-биюле уеннар |
Просмотров: 19 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|