Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:
Бу бик яхшы укучы, Бу бик яхшы укучы, Аның укуы яхшы, Аннан үрнәк алыгыз. Бу бик яхшы җырлаучы, Бу бик яхшы җырлаучы. Аның җырлавы яхшы — Аннан үрнәк алыгыз. Бу бик яхшы биюче... һ. б.
Шундый һәр җырдан соң түгәрәктәгеләр кул чабып, такмак әйтәләр.
Кәрия, Зәкәрия, коммая, Кәрия, Зәкәрия, коммая: Кэри комма, Зәкәр комма, Зәкәрия коммая...
Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана. Уен шулай дәвам итә. |