Пятница, 07.02.2025, 09:39:09   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [249]
Сказки русских писателей [146]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [38]
Сказки народов мира [905]
Литературные сказки зарубежных писателей [47]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Халык афоризмнары [33]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6530
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Кабыргалы-камчылы
Кабыргалы-камчылы
14:13:12
Бу уенда гадәттә күп кеше катнаша. Алар пар-пар булып торалар. Бер пары кулга-кул тотышып бер якка баса. Икенче пары утыз адымнар чамасы җир китеп, боларга каршы басып, шулай ук кулга-кул тотынышып торалар.

Бер як каршы якка карап түбәндәгечә җырлый:

Кикрикүк — ни була?
Таң ата да кич була.
Акбүз атым йөгәнле,
Чатма көмеш иярле;
Кабыргалы, камчылы,
Тама торган тамчылы,
Ак кирәк, күк кирәк,
Бездән сезгә кем кирәк?

Каршы яктагы пар бу икәүнең кайсын сайларга булса, шуның исемен әйтеп, түбәндәгечә җырлап чакыралар:

Кикерикүк — шул була,
Таң ата да кич була.
Акбүз атың йөгәнле,
Чатма көмеш иярле;
Кабыргалы, камчылы,
Тама торган тамчылы,
Ак кирәк, күк кирәк,
Фатыйма матур кыз кирәк!

Чакырылган кыз каршыдагы парга йөгереп барып, иңбаш- терсәкләре белән бар көченә бәрелеп, тегеләрнең тотышкан кулларын өзеп үтеп чыгарга тиеш. Өзеп чыга алса, шул икедән берсе белән тотышып, аның буш калган иптәшен бу якка ялгыз калганы янына җибәрә.

Бу юлы икенче пар баягыча җырлап уен башлый. Чакырылган кеше каршы якка йөгереп барып бәрелеп тә кулларын өзә алмаса, үз иптәше янындагы иптәшен чакырып җырлыйлар. Уен шулай дәвам итә. Уйнаучылар күбрәк булып китсә, саф белән култыклашып басып яки дүртәр-дүртәр булып төркемнәргә бүленеп уйныйлар.
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 25 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz