Пятница, 07.02.2025, 10:01:59   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [249]
Сказки русских писателей [146]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [38]
Сказки народов мира [905]
Литературные сказки зарубежных писателей [47]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Халык афоризмнары [33]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6530
Посетители
Онлайн всего: 10
Гостей: 10
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Каравылчы
Каравылчы
13:47:26
Ике рәт утыргычлар тезеп чыгалар. Утыргычларның саны уйнаучылардан бергә ким булсын. Җырга оста бер кеше каравылчы итеп сайлана. Ул утыргычларны уратып җырлап йөри. Башка балалар, аның артыннан ияреп, җырлыйлар:

Ярты төн булды,
Бар дөнья тынды.
Бар, тиз кайтыгыз!
Бар, тиз ятыгыз!
Кайтмаганнарны каравыл кертмәс,
Бар, тиз кайтыгыз,
Тизрәк ятыгыз!

Каравылчы йөри. Аягы белән тыпылдатып куя, әйләнә, боргалана, сикергәли, төрлечә хәрәкәтләр ясаштыра. Башка балалар аның артыннан, ул ни кыланса шуны эшләп, ияреп йөриләр. Алар җырлагач, каравылчы дәвам итә:

Кайтмаганнарны өенә кертмим
Бар, тиз кайтыгыз, тизрәк ятыгыз! —

ди дә таягы белән урындык аягына шакылдата. Бар да ашыгып урындыкларга утыралар. Урындыксыз калган баланы каравылчы бер читкә илтеп куя. Урындыгын ала. Уенны бер кеше калганчы дәвам иттереп, аны каравылчы итәләр.
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 24 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz