Четверг, 19.06.2025, 08:33:55   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [7]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Күктә, күктә ниләр бар?
Күктә, күктә ниләр бар?
14:04:53
Балалар ярты түгәрәк рәвешендә кулга-кул тотынышып тезелеп торалар. Ике очта торган балалар чиратлашып шушы сүзләрне әйтәләр:

— Күктә, күктә ниләр бар?
— Җофар белән шикәр бар.
— Җофарыңны бир миңа.
— Ник бирәем мин сиңа?
— Кая миңа хан юлы?
— Менә сиңа хан юлы.
— Хан юлында елан бар.
— Кылычың булса, кый да чык!

Шуннан соң башлап әйтүче бала урыныннан кузгалып кулга-кул тотынган балаларны артыннан ияртеп алдагы очта торган икенче баланың куллары астыннан «кыйгак-кыйгак» дип кычкырып чыгып китә. Бер-берсенә тотынган һәммә балалар кулларын ычкындырмыйча аның артыннан чыгалар да тагын элеккечә басалар.
Актык бала чыккач, бу баштан икенче баланың куллары бәйләнгән булып кала.

Уен тагын да шул рәвешчә кабатлана. Бу юлы инде балалар кулы бәйләнгән кешенең күршесе кул астыннан чыгалар һәм аның да кулы бәйләнеп кала. Шулай ахырда һәммә балаларның куллары бәйләнеп тезмәнең ике очында торган ике бала гына азат кала. Аларның берсе икенчесеннән, янындагы кулы бәйләнгән иптәшенә чиратлап күрсәтеп: «Бу ник бәйләнгән?» — дип сорый. Икенчесе аңа: «Атасының сүзен тыңламаган», «анасына каршы сүз әйткән», «укытучысына карышкан», «сабагын белмәгән» кебек сәбәпләр әйтеп тора. Беренчесе уенчыларның бу «гаепләре» өчен җыр җырлау, шигырь уку, бию шикелле җәза билгели. Җәзасын үтәгән балалар кул¬ларын җибәрә бара, һәммә балага җәза бирелеп беткәч; уен тәмам була.
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 31 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz