Посетители |
Онлайн всего: 4 Гостей: 4 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Кем кирәк?
Кем кирәк? | 14:19:08 |
Балалар шобага әйтешләре ярдәмендә ике төркемгә бүленәләр дә, кулга-кул тотынып кара-каршы басалар. Ике төркем хор белән түбәндәгечә әйтешәләр:
— Камыр—камчылык. — Камыр башы тимчелелек. — Ахирәткә кем кирәк? — Гөлкәй матур, шул кирәк.
Исеме чыккан бала, чакыручылар янына йөгереп, аларның сафын өзеп чыгарга тырыша. Әгәр өзә алса, бер баланы үз сафына алып китә; өзә алмаса, үзе шулар рәтендә кала.
Уен шулай чиратлашып чакыру рәвешендә барып, сафларның берсендә уенчылар беткәнче дәвам итә. |
Категория: Җырлы-биюле уеннар |
Просмотров: 24 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|