Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Зимчәчәк
Зимчәчәк | 13:52:36 |
Кызлар бер сафка, малайлар аларга каршы якта икенче сафка тезелеп, кулга-кул тотынышып басалар.
Малайлар сафы (кызларга җырлап киләләр):
Киртә буе зимчәчәк, зимчәчәк, Киртәсендә сәмеркош, сәмеркош.
Кызлар:
Сәмеркошка ни кирәк, ни кирәк?
Малайлар:
Салма алыр кыз кирәк, кыз кирәк.
Кызлар:
Аны салыр кем кирәк, кем кирәк?
Малайлар:
Фәлән атлы кыз кирәк, кыз кирәк.
Исеме атап әйтеп чакырылган кыз малайлар ягына чыга. Икенче юлы кызлар җырлый һәм малайлардан берсенең исемен әйтеп чакыра.
Калганнарын да шулай җыр белән чакырып чыгарып, сайлап алыш дәвам итә. |
Категория: Җырлы-биюле уеннар |
Просмотров: 27 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|