Среда, 18.06.2025, 03:19:53   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [317]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [5]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Дуслар, тары чәчтек без
Дуслар, тары чәчтек без
13:58:16
(I вариант )


Бу уен күбрәк яз көне тышта кызлар арасында уйнала.

Балалар ун-унбиш метр ераклыкта ике саф булып кара-каршы тезеләләр. Бер як сафтагы балалар тезелеп икенчеләр ягына каршы баралар. Ике арада хор белән шундый әйтеш-җыр башлана:

— Дуслар, тары чәчтек без, чәчтек без,
Әй ли, әй ли, чәчтек без, чәчтек без.
— Без тарыны таптыйбыз, таптыйбыз,
Әй ли, әй ли, таптыйбыз, таптыйбыз.
— Нәрсә белән таптыйсыз, таптыйсыз?
Әй ли, әй ли, таптыйсыз, таптыйсыз.
— Яхшы атлар йөртербез, йөртербез,
Әй ли, әй ли, йөртербез, йөртербез.
— Без атларны тотарбыз, тотарбыз,
Әй ли, әй ли, тотарбыз, тотарбыз.
— Нәрсә белән тотарсыз, тотарсыз?
Әй ли, әй ли, тотарсыз, тотарсыз.
— Ефәк йөгәннәр белән, ай белән,
Әй ли, әй ли, ай белән, ай белән.
— Без түләрбез йөз тәңкә, йөз тәңкә.
Әй ли, әй ли, йөз тәңкә, йөз тәңкә,
— Бу атыбыз мең тәңкә, мең тәңкә,
Әй ли, әй ли, мең тәңкә, мең тәңкә.
— Сезгә нәрсә кирәк соң, кирәк соң,
Әй ли, әй ли, кирәк соң, кирәк соң?
— Безгә матур кыз кирәк, кыз кирәк,
Әй ли, әй ли, кыз кирәк, кыз кирәк.
— Кайсы кызны аласыз, аласыз,
Әй ли, әй ли, аласыз, аласыз?
— Менә шунсын алабыз, алабыз,
Әй ли, әй ли, алабыз, алабыз (күрсәтәләр).
— Кыз баланың исеме бар, исеме бар,
Әй ли, әй ли, исеме бар, исеме бар.
— Безгә кирәк Саҗидә, Саҗидә,
Әй ли, әй ли, Саҗидә, Саҗидә.
— Ул кыз безнең бик җүләр, бик җүләр,
Әй ли, әй ли, бик җүләр, бик җүләр.
— Җүләр булса өйрәтербез, өйрәтербез,
Әй ли, әй ли, өйрәтербез, өйрәтербез.
— Нәрсә белән өйрәтерсез, өйрәтерсез,
Әй ли, әй ли, өйрәтерсез, өйрәтерсез?
— Камчы белән өйрәтербез, өйрәтербез,
Әй ли, әй ли, өйрәтербез, өйрәтербез.
— Ул кыз безнең бик елак, бик елак,
Әй ли, әй ли, бик елак, бик елак.
— Елак булса юатырбыз, юатырбыз,
Әй ли, әй ли, юатырбыз, юатырбыз.
— Нәрсә белән юатырсыз, юатырсыз,
Әй ли, әй ли, юатырсыз, юатырсыз?
— Прәннек, конфет бирербез, бирербез,
Әй ли, әй ли, бирербез, бирербез.

(Бер кыз каршы якка чыга.)

— Безнең яклар кимеде, кимеде,
Әй ли, әй ли, кимеде, кимеде.
— Безнең яклар арттылар, арттылар,
Әй ли, әй ли, арттылар, арттылар.
— Без бу якта ким калдык, ким калдык,
Әй ли, әй ли, ким калдык, ким калдык.
— Безнең өстә конфетлык, прәннеклек,
Әй ли, әй ли, конфетлык, прәннеклек.
— Безнең өстә валчыклык, валчыклык,
Әй ли, әй ли, валчыклык, валчыклык.
— Безнең бәйрәм биюле, биюле (биеп киләләр),
Әй ли, әй ли, биюле, биюле.
— Безнең бәйрәм кайгылы, кайгылы,
Әй ли, әй ли, кайгылы, кайгылы.

Шуның белән уен тәмам була.

(II вариант)


Балалар кара-каршы ике саф булып тезеләләр. Бер яктан бөтен сафы белән кузгалып түбәндәгечә җырлап киләләр, каршы саф шулай ук аларга җыр белән җавап бирә бара. Шулай җыр белән каршы сафтан бер кызны сайлап алалар. Җырлары:

— Дуслар, тарыны чәчтек без, чәчтек без,
— Без тарыны таптыйбыз, таптыйбыз.
— Нәрсә белән таптыйсыз, таптыйсыз?
— Ат җибәреп таптыйбыз, таптыйбыз.
— Без аларны тотарбыз, тотарбыз.
— Нәрсә белән тотарсыз, тотарсыз?
— Йөгән белән тотарбыз, тотарбыз.
— Без бирәбез йөз тәңкә, йөз тәңкә.
— Кирәк түгел мең тәңкә, мең тәңкә.
— Сезгә алайса ни кирәк, ни кирәк?
— Зифа буйлы кыз кирәк, кыз кирәк.
— Зифа кызның исеме бар, исеме бар.
— Безгә Гайшә кыз кирәк, кыз кирәк.
— Ул кыз үзе бик җүләр, бик җүләр.
— Җүләр булса, өйрәтербез, өйрәтербез.
— Нәрсә белән өйрәтерсез, өйрәтерсез?
— Камчы белән өйрәтербез, өйрәтербез.
— Ул еласа нишләрсез, нишләрсез?
— Прәннек, конфет бирербез, бирербез.
— Ул аларны яратмый, яратмый.
— Каткан ипи эләкми, эләкми.
— Мә, алайса, алыгыз, алыгыз!
— Кыз иленнән аерылды, аерылды.
— Безнең якта кайгылы, кайгылы.
— Безнең якта күңелле, күңелле.
— Безнең сафлар кимеде, кимеде.
— Безнең яклар күбәйде, күбәйде.
— Безнең яклар кан йота, кан йота.
— Безнең яклар бал эчә, бал эчә.
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 27 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz