Балалар кулга-кул тотынышып, кара-каршы ике саф булып тезеләләр. Бер яктан сафлары белән җырлап киләләр дә, каршы сафтагы берәүне «әсир» алып, үз сафларына кушып, артка, элекке урыннарына китәләр. Каршы саф шунда ук җавап җыры уйлап табып, шул җырны җырлап тегеләр каршына килеп, «әсир»не үзенә кайтарып алырга тырыша. Әгәр моны булдыра алмый торсалар, каршыдан тагын җырлап килеп җитәләр дә икенче «әсир»не алып китәләр. Шулай кайсы як җырга оста булса, шул як каршы сафны «әсир»гә алып бетерә һәм җиңүче булып санала.
Биек тауга менгән чакта Юлга таяк ташладым; Гаеп итмәгез, иптәшләр, Әсир ала башладым. Челтәрле күпер астында Ак чиләгем күмелде; Әйдә, дустым, безнең якка, Безнең якта күңелле. Әйдә, дустым, безнең якка, Безнең якта бәке бар; Әйдә, дустым, безнең якка, Утырырга сәке бар... |