Бу уенны күбрәк кыз балалар уйный. Берничә кыз бала тезелеп утыралар. Арадан берсе читкәрәк китеп ике кулы белән итәген тотып биегән сыман итеп шушы такмакны әйтеп утырганнарның каршысына килә:
Алса тотаем, Ефәк сатаем. Күбрәк алсана, Очсыз бирәем.
Килеп бер баланың алдына туктый да күлмәгендәге бизәкләрне күрсәтеп: «Кайсын аласың?» — дип сорый. Ул бала: «Менә монысын алам», — дип, бер бизәкне күрсәтергә тиеш. Ефәк сатучы кыз шул рәвешчә һәрбер балага аерым-аерым килеп «ефәк сата», һәммәсенә сатып чыккач, ул беренче баладан «акча алырга» килә. Анда да баягыча итәген тотып биегән күк итеп такмаклар әйтеп килә:
Далинә, Далинә, Яптым юкә кайры ла, кайры ла. Кара сыер каймагын Каерып алып булмый ла, булмый ла.