Пятница, 07.02.2025, 09:54:16   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [249]
Сказки русских писателей [146]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [38]
Сказки народов мира [905]
Литературные сказки зарубежных писателей [47]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Халык афоризмнары [33]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6530
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Хан юлы
Хан юлы
14:09:13
Балалар кулга-кул тотышып ярым түгәрәк ясыйлар. Ярым түгәрәкнең ике кырыенда калган ике бала кара-каршы түбәндәге такмакны көйләп әйтәләр:

— Күктә, күктә ниләр бар?
— Күктә күгәрченнәр бар.
— Сандыгыңда ниләр бар?
— Җофар белән шикәр бар.
— Шикәреңне бирсәнә?
— Ник бирәем мин сиңа?
— Җофарыңны бирсәнә?
— Ник бирәем мин сиңа?
— Хәбибулла кыз сорый.
— Таныганыңны ал да кит.
— Кая миңа хан юлы?
— Менә сиңа хан юлы.

(Хан юлын күрсәтә.)

— Уртасында суы бар.
-— Аягың булса, атлап чык.
— Кырыенда елан бар.
— Кылычың булса, кый да чык!

Шулай дигәч, каршы яктагы бала кулын җибәрмичә иптәшләрен ияртеп, «кыйгак, кыйгак», дип әле күрсәткән урыннан чыгып, тагын ярым түгәрәк хасил итә. Бу вакытта икенче башта торган баланың кулы берсе өстенә берсе менеп чолганып кала. Балалар тагы шул ук такмакны көйләп кара-каршы әйтешәләр дә, теге бәйләнгән бала яныннан чыгып аның күршесен дә шулай арты белән әйләндереп кулларын чалындырып калдыралар. Уенда ничә бала булса, шуларның барысын да бәйләп чыгалар. Шуннан соң иң кырыйда торып, такмак әйткән баланың берсе бәйләнгән баланы тотып: «Бу нигә бәйләнгән?»— ди. Икенче баштагысы берәр сәбәп әйтә. Мәсәлән: «Әнисе кунакка алып бармаган өчен»,— ди. Шулай дисә, икенчесе бәйләнгән балага: «Алып барганын көт!» — ди дә ычкындырып бетергәнче уен дәвам итә.
Категория: Җырлы-биюле уеннар | Просмотров: 23 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz