Балалар ике уен алып баручы сайлап куялар. Алар кул тотышып «капка» ясап тора. Ә калган балалар шул «капкадан» шобага әйтешләре ярдәмендә ике төркемгә бүленәләр. Шобага әйтеше әйтер алдыннан уенны алып баручылар һәр парга түбәндәге такмакны әйтә:
Хапый балалары аерылган, Алтын суга каерылган.
Балалар капма-каршы ике рәт булып тезелә. Ә ике рәт арасында «су» була, аны җиргә сызып билгелиләр. Шуннан соң ике якның уенны алып баручылары кычкырып әйтешәләр:
— Аяк астында елга бар. — Аягың булса, атлап чык. — Хапый бабай кыз сорый. — Теләгәнең ал да чык.
Беренче якның алып баручысы икенче яктагы бер баланың күзен барып каплый һәм түбәндәгечә такмаклый:
Лил, лил, лил Сасыган эремчек, Лил, лил, лил.
Беренче якның бер уенчысы шул арада күзе капланган бала-ның маңгаена барып чиртә дә тиз генә үз урынына кайтып баса. «Ярый!» дигән командадан соң тегенең күзен ачтыралар да: «Кем чиртте?» — дип сорыйлар. Әгәр ул белсә, чирткән кешене икенче як төркемгә бастыралар. Белмәсә, уен кабатлана. Шул рәвешчә уйнап, кайсы төркемдә кешеләр бетсә, шул җиңүче була.