Талкы 3049. Бер этем бар өч аяклы, Үзе ач, үзе корсаксыз, Койрыгын тартсаң, нак-нак өрә. Киндер, җитен талку 3050. Ак көчегем нак-нак итә, Колаклары шак-шак итә. 3051. Чүк-чүк чүкедем, Так-так талкыдым. 3052. Авылдагы карт әби Тай сөяге сындыра. 3053. Тешсез әбиең тезе белән сөяк сындыра. 3054. Читән артыннан эт сөяк тарта. 3055. Ишек артында этем өрә. 3056. Аткысы да ваткысы, Чәчридер чаткысы. 3057. Югары менә — тырыйллык, Түбән төшә — тырыйллык; Тырыйллык та тырыйллык, Ни бетмәгән тырыйллык. Сүс төю 3058. Дөп-дөп, әңгели-мәңгели, Көш-көш, көшәңгели-мәңгели, Указ-муказ, торна-каз, Сиксән җиде бармагы, Утыз ике тырнагы. Каба 3059. Юкәгә утырдым, Өрәңгегә карадым. 3060. Кәкре әбием сәке өстендә утыра-утыра да, сәке астына кереп ята. 3061. Әби тарагы — илле теш. Каба һәм көнҗәлә 3062. Кырык киртә арасына Эт эчәге кысылган. 3063. Чәчен-башын туздырган, Атасыннан уздырган. 3064. Әбием башында — ак төенчек. 3065. Кабык күпер астында Каптыр бабай сакалы. Кабада сүс яки җон эрләү 3066. Текмә аша сыер сава. 3067. Читән аша эт тырнаша. 3068. Эт читән арасыннан эчәге суыра. 3069. Кечкенә генә эт киртә аркылы ит йолкый. 3070. Киртә аша эт эчәк чәйни. 3071. Утыртма читән арасыннан Кәҗә печән суыра. 3072. Айдар кибәнен астан йолкалар. 3073. Биш тәкә бер богылны йолка. 3074. Тау башында бер күк тәкә көрт ера. 3075. Кырык читән арасыннан Эт эчәге сөйрәлә. 3076. Убыр карчык эчәген Кендегеннән савалар. 3077. Зур ак төен эченнән, Тартсаң, сансыз кыл чыга. 3078. Мич башында ак бабай Сакалларын тарткалай. 3079. Сәке астында картыгыз, Сакалыннан тартыгыз. 3080. Иртә тора да әби бабайның сакалына ябыша. 3081. Юкәгә утыра да башын тарый. Орчык белән йон эрләү 3082. Утырдым төпкә, Карадым мүккә, Тоттым ак каен, Яладым маен. 3083. Берәү сава, Берәү имә, Идән буйлап йөгерә, Имә-имә симерә. 3084. Югары менәр Бәлли, Түбән төшәр Бәлли, Бүтәкәсен күтәралмый Җылап торыр Бәлли. Орчык 3085. Йөгерә-йөгерә йөк җыяр. 3086. Бәләкәй генә әби Йөгерә-йөгерә йон җыяр. 3087. Бәләкәй генә бичура Йөгерә-йөгерә йөк төйи. 3088. Бәләкәй генә малай йөк ташый. 3089. Бәләкәй генә бер бала Йөзлек буйлап йөгерә. 3090. Зыр-зыр зырмалый, Салулый да сыргалый. 3091. Зыр-зыр әйләнә, Үзе килеп бәйләнә. 3092. Бер әйләнсә һаман әйләнә, Әйләнгән саен байый һәм калыная. 3093. Үзе йөри — атламый, Өерелүдән туктамый. 3094. Кечкенә генә таем бар, Бәйдә торып симерә. 3095. Бер әйләнчек куем бар, Әйләнә дә буазлый. 3096. Кечкенә генә кыз бала Биеп корсак тутыра. 3097. Кысыр танам бар иде, Йөгерә-йөгерә буаз булды. 3098. Сәбәләгем2 йөгерә-йөгерә айлы булды3. Орчыкбаш 3099. Эче куыш, тышы таш, Аның табышы: орчыкбаш. 3100. Бәләкәй генә йомры баш, Эче куыш, тышы таш. Йомгак 3101. Кечкенә генә карчык сәке өстендә өзгәләнә. 3102. Әйләнгән саен калыная. 3103. Кечкенә генә, түгәрәк кенә, Койрыгыннан күтәралмассың. 3104. Койрыгыннан күтәреп булмый, Үргә таба тәгәрәтеп булмый. 3105. Койрыгыннан тартсаң, эчәге чыгып бетә. 3106. Сакалыннан тартсаң да күтәрелми Оек-бияләй бәйләү 3107. Дүрт татар читән үрә, Берсе арада йөри. 3108. Дүрт агай тик тора, Берәүсе бүрәнә ташый. 3109. Дүрт агай кое казый, Берсе бура меңгерә. 3110. Дүрт, дүрт, дүрт бүре, Дүртесе дә күк бүре,— Койма буйлап йөриләр, Койрыкларын болгыйлар. 3111. Биш бүре, Бишесе дә күк бүре,— Берсен-берсе куган, Койрыкларын буган. 3112. Бишесе дә бер төстә, Бишесе дә бер эштә, Бишесе дә бер буйда, Бишесе дә неп-нечкә. 3113. Биш туган бер үк эшне эшлиләр. 3114. Биш туган читән үрәләр. 3115. Биш агай берсен-берсе тоталмыйлар. 3116. Биш ага, Бишесенә бер өй сала. 3117. Бишәү килен җиттеләр, Бура бурап киттеләр. 3118. Биш балта, бер кыз Җептән бура бурыйлар. 3119. Ун оста, биш бармак Арканнан бура бурыйлар. 3120. Ун оста, биш багана, бер аркан, Элә-тарта киләләр, Кылдан читән үрәләр. 3121. Бер эшче арканнан бура бурый. 3122. Аркан урадым, Бура бурадым, Җылысына куандым. Калдырча4 3123. Зыр кәтик, зырмалы кәтик. 3124. Кылдыр-кылдыр кодача, Бармагына җеп аса. Әвернә 3125. Дүрт кодача куыша, Берсен-берсе тоталмый. Тәбәлдерек 3126. Бассам, барыклы, Тисәм, тырыклы. Кылыч5 3127. Мөгри башлы, мең тешле. Шүре 3128. Ал буяуга буядым, Анаң алдына таядым6. Баялага җеп салу 3129. Салдым-салдым салакка, Салып элдем беләккә; Тәкә мөгезенә урый-урый, Янә салдым беләккә. Торбыча 3130. Кырык кырлы, ике башлы, бер таяклы. Киндер сугу 3131. Чытырманның арасына Шома таяк ташладым. 3132. Чылдыр күлгә чылдыр таяк ташладым. 3133. Чүрәкәй үрдәк чума бара, Артыннан боз туна бара. 3134. Чуртан чума бара, Боз ката бара. 3135. Чытыр-чытыр чытырман, Чытырманның арасында Кәҗә савып утырмам. 3136. Ары атттым, бире аттым, Уртасына бер кактым. 3137. Такыр-токыр тыкырдар, Баскан саен шыкырдар, Яссы ятыр, йомры атыр, Сыерчыклар чыкырдар. 3138. Урманда агач киртекле, Киртеклесе минеке, Киртексезе синеке; Киерелеп тарткан чакта, Тузып төшә минеке. 3139. Урманда агач унике, Кирткән агач минеке, Киртмәгәне синеке; Киртмәгәнгә кизәнгәндә, Китереп суга минеке. Туку станогында аю башы7 3140. Төркмән башы дүрт күзле. 3141. Бер аюның дүрт күзе. Туку станогындагы соса 3142. Сукыр тәкә текмә үтәли сикерә. 3143. Яр буенда чүрәкәй үрдәк Борыны белән боз тишә; Уңнан чума — сулдан чыга, Сулдан чума — уңнан чыга. 3144. Чумды китте — юк булды, Килде чыкты — бар булды. Инә 3145. Бер кечкенә бизәр8 Дөньяны бизәр, Үзе ялангач гизәр. 3146. Үзе кечкенә, үзе ялангач, Алай да бөтен дөньяны киендерә. 3147. Үзгәләрне өртәр9, Үзе ялангач калыр. 3148. Озынча гына, ак кына, Үзенең биюе белән бөтен дөньяны киендерә. 3149. Кечкенә генә беләүер, Ул беләүер булмаса, Бөтен дөнья елауыр. 3150. Бездә бер кеше бар, Маңгаенда бер күзе бар. Инә белән җеп 3151. Кечкенә генә настык, Колагыннан астык. 3152. Үзе бер карыш, Сакалы биш карыш. 3153. Үзе бер карыш, Койрыгы унбер карыш. 3154. Күк тәкәмнең койрыгы кырык колач. 3155. Тимер тычкан, сүс койрык. 3156. Тимер ат, сүс дилбегә. 3157. Башы — тимер, сакалы — сүс. 3158. Кикриге — корыч, койрыгы — сүс. 3159. Борыны — корыч, койрыгы — җитен. 3160. Сары чыпчык, ак койрык. 3161. Койрыгы — башында, Колагы — күзендә. 3162. Күзе бар, авызы юк. Койрыгы бар, йоны юк. 3163. Күк бия аркан сөйри. 3164. Шума10 шуа килә, Елан куа килә. 3165. Чума-чума да, койрыгын югалта. 3166. Көмеш сөлек шуып бара, Бер кереп, бер чыгып бара. Уймак 3167. Үзе бер, күзе мең. 3168. Бер чокырда мең чокыр. 3169. Бер ишеге, Кырык тишеге. 3170. Метри башлы, мең күзле. 3171. Кечкенә үзе, мең күзле. 3172. Башы бер, күзе җитмеш. 3173. Алтын башлы, көмеш күзле. 3174. Бер бүректә мең ямау. Уймак кию 3175. Казык башында карчыга. 3176. Уртанчы улым сугышка барса, Тимер бүреген онытмый. Уймак белән тегү 3177. Чырт-чырт итә, инәсенә каба. Кайчы 3178. Ике оч, ике балдак, Уртасында бер кадак. 3179. Ике кулча, уртасында бер төймә. 3180. Ике кулча дөнья җылыта. 3181. Җиңги куш бармагын ачса, Абзый авызын ача, Җиңги йомса — йома. 3182. Җомагымның башы җәпле, Койрыгы кәкре. Кайчы һәм инә 3183. Агасы турый, Энесе ялгый. 3184. Агасы кыя торыр, Энесе җыя торыр. Кайчы һәм шөшле 3185. Әби кулында — ачалак та йомалак, Бабай кулында — шакы-шокы. Тегү машинасы 3186. Тек-тек итәр, Текмештән китәр. 3187. Кулы юк, күзе юк, үзе тегә. Тегү 3188. Ай киттем, ел киттем, Инә буе җир киттем. 3189. Тимер чыпчык, сүс койрык, Әйләнә дә боз тишә. Чигү, каю 3190. Чытыр-мытыр өстеннән Тимер таяк ыргыттым. 3191. Чытыр-мытыр, Чияли кутыр; Безгә керсәң, Бәйли утыр. 3192. Яшь киленнең мендәрендә Яшел-ала корт йөри. Тасма үрү 3193. Кылычсыз, көресез11 киндер суктым. Кәрҗин үрү 3194. Алам-салам өздем, Чытыр-мытыр үрдем. Шөшле белән чабата ясау 3195. Тимер тәкә тау шуа. 3196. Кечкенә генә бөкре Бөтен юлны белә. 3197. Бөкре бабай юл сала. 3198. Бабай сыңар тырнагы белән кашый, Кашый да йодрыгы белән шакый. Чабата ясау 3199. Иртән дә шакы-шокы, Кичен дә шакы-шокы; Көн дә бер эш, Иртә тор да кереш. 3200. Чук-чук чүкедем, Алача киндер тукыдым. 3201. Шаламаны җәйдем, Аламаны телдем, Алача киндер тукыдым. 3202. Бер көн, бер төн утырдым, Шакмаклы киндер тукыдым.
1. Текмә — рәшәткәле койма, утыртма читән. 2. Сәбәләк — көчек. 3. Айлы булу — йөкле булу, балага узу. 4. Калдырча — киндер сугу өчен шүрегә җеп чорный торган җайланма. 5. Кылыч — туку станогында сугыла торган тукымага соса белән аткан аркылы җепне (аркауны) китереп беркетеп куярга ярдәм итә торган тараксыман бер әсбап. 6. Таяу — таяндырып, терәтеп кую. 7. Аю башы — туку станогында буй җепне ныгытып кую һәм сугылган киндер¬не урау өчен кечкенә вал. «Бавыр агачы» дип тә атала. 8. Бизәр — бизәүче. 9. Өрту — каплау, ябу, томалау. 10. Шума — шуучы, шуа торган әйбер. 11. Көре — туку станогында буй җепне күтәрү-төшерү өчен җеп-элмәкләр беркетелгән кыса. |