Чиләк 2618. Үзе йомры, үзендә су тора. Чиләк тоткасы 2619. Су аркылы тимер күпер. Көянтә 2620. Киермә кашлы, Киртек башлы. 2621. Баш-башында киртек, Уртасында биртек1. Ике чиләк белән суга бару 2622. Ике агай-эне су коенырга баралар. 2623. Ике туган суга бара, Берсен-берсе уза бара. 2624. Ике агай су коена: Берсе чума, берсе көтеп тора. Чиләк белән су алу 2625. Кола атым суга төште, Колаклары салпая төште. Сусыз һәм сулы чиләкләр 2626. Барганда жырлый-җырлый бара, Кайтканда җылый-җылый кайта. 2627. Өйдән чыкканда җип-җиңел булалар, Өйгә кергәндә мөлдерәп тулалар; Парлашып-җырлашып баралар, Елашып-ынгырашып кайталар. Көянтәләп суга бару 2628. Берсе әйтә: «Барыйк!» — ди, Берсе әйтә: «Калыйк!»,— ди, Берсе әйтә: «Калгый-калгый булса да барыйк!» — ди. 2629. Өч туган су керергә барган,— Икесе кергән, Өченчесе ярда калган. 2630. Берсе карап тора, икесе коена. 2631. Кәкре имән төбендә Иләмән агай коесы. 2632. Бер дугада ике күл эленеп тора. 2633. Бер ботакта ике кош сайрый. 2634. Ике егет бии, Аяклары җиргә тими. Кисмәк 2635. Кырык төштән билен буган, Утыз чиләк аш ашый. 2636. Биле биләндәй, Авызы арандай, Эче баландай. Мичкә 2637. Кара сыерның кабыргасы тишек. 2638. Абзарда кара танам бар иде, Аның да корсагы тишелгән. Мичкәдән су агызу 2639. Бер өй, Өй битендә чөй; Чөен күзенә тыгар, Суырып алыр, су чыгар. 2640. Ялкау ята, Борыныннан тартсаң, су ата. Аракы, сыра мичкәсе 2641. Билен биш җирдән буган, Үзе шайтаннан туган. Кыршау 2642. Ник бөктем мин сине, файдаң тимәгәч! Лакан 2643.Ике күзле, Өч аяклы, Олы корсаклы. 2644. Ике колаклы, Өч аяклы, Алтынчысы корсагы. Ялгаш, тагарак 2645. Җәй арыгая, кыш симерә. 2646. Аркасы бар — эче юк. Комган 2647. Борыны бортас, Карыны картас, Атка менмәс, Җәяү йөрмәс, Тик тормас. 2648. Үзе мортас, Киеме тыртас, Атка менмәс, Җәяү йөрмәс, Кыл ормас. 2649. Борыны борсак, Карыны корсак, Җәяү дә йөрмәс, Тик тә тормас. 2650. Борыны баттай, Карыны шактай, Атка менми, Җәяү йөрми. 2651. Атка менмәс, Җәяү йөрмәс, Солы ашамас, Су эчәр дә, су косар. 2652. Өйгә дә керә, Тышка да чыга, Атка да менми, Җәяү дә йөрми. 2653. Аяксыз булса да йөреп тора. 2654. Өй артында җиз тәкә, Җитәкләтә, күтәртә. Үзе бармас, Ияртсәң калмас. 2655. Бәләкәй генә кара атны Муллалар менеп арытты. 2656. Бохарадан килгән сары торна Башын сузып су эчә. 2657. Бохарадан килгән елтыр, Койрык очы чонтыр. 2658. Бохара песие бит юа. Юынгыч 2659. Төртсәң су чыга, Су чыкмаса, сүз чыга. Күмер савыты 2660. Кап корсак, Эче кара бавырсак. 2661. Яссы аяклы, Тырпа колаклы. 2662. Өч аяк, Ике колак, Алтынчысы корсак. Тәлинкә 2663. Өй эчендә түгәрәк күл. Чүлмәк 2664. Эче куыш, тышы таш, Әләлекәй орчык баш. 2665. Башлап базда яттым, Аннан утта яндым, Янә станда калдым, Фронтка озатылдым, Яраланып өйгә кайттым, Больницада яшәдем. Бераз гына яшәрдем, Тагын эшкә ярадым; Озакламый хаста булдым, Муеным сынды, үлдем; Сөякләрем кайда? — Белмим, Хәзер нигә дә ярамыйм, Карга чукымый итемне, Бүре ашамый сөягемне, Мин кем? — әйт сүзеңне! Миски 2666. Колагы бар, башы юк, Ашамаган ашы юк. Казан 2667. Колагы бар — ишетми, Тигез җиргә утырмый. 2668. Җансыз, кансыз, Үзе кешегә кан бирә. 2669. Йом-йом, йом кара, Йомак төбем кап-кара. 2670. Кара сыерымның карыны юан. 2671. Кара сыерым сазга баткан, Ике колагы күренеп ята. Таганга асылган казан 2672. Кара мәче койрыгыннан асылган. Казанны таганнан алу 2673. Карабай аттан егылды, Иле-йорты җыелды. Капка салынган казан 2674. Караңгы өйдә кара калпак. Казан астында ут яну 2675. Уттан суны сөйдерә, Тотсаң кулны көйдерә. 2676. Кара эт койрыгын кызыл эт ялый. 2677. Кара сыер астында кызыл бозау. 2678. Кара сыерым карап тора, Кызыл сыерым ялап тора. Чүмеч 2679. Сыңар аяк саескан Суга төшеп су эчкән. 2680. Үрдәкнең койрыгы тау башында, Башы Кама елгасында. 2681. Үрдәге диңгездә, койрыгы коймада. 2682. Башы тышта, тәлинкәсе суда. 2683. Үрдәк чума китәр, Койрыгы чыга китәр. 2684. Чуртан — Чулман2 суында, Койрыгы — яр башында. 2685. Үзе суда, койрыгы ярда. 2686. Башы суда, койрыгы чөйдә. 2687. Башы диңгездә йөзә, Койрыгы көймәдә тора. 2688. Койрыгын борып су эчә. 2689. Сөләйман суда ятыр, Койрыгы кырда ятыр; Алып аттым һавага, Төшеп китте дәрьяга; Дәрья суын корытты, Балыкларын черетте; Аның канын кем юар? Гайшә-Фатыйма юар. 2690. Су буенда бер сусар, Су эчәр дә су косар. 2691. Эссе суның эчендә Шыр ялангач су керә. 2692. Кайнаган казанда кара балык уйный. 2693. Бер саплы да бер төпле, Үзе куыш. 2694. Аркасы бар, эче юк, Муены бар, башы юк. 2695. Аркасы бар — аунамый, Койрыгы бар — болгамый. Кашык 2696. Үзе бер дә ашамый, Ашаганда бушамый. 2697. Биш туганга баш булам, Ашатсам да ач булам. 2698. Ашаганда бик кирәк, Ашамаганда ник кирәк? 2699. Кечкенә генә Мәргубә, Узган-барган бер үбә. 2700. Бер юргам бар. Койрыгын тотмасам, суга керми. Казан мунчаласы 2701. Өй эчендә бер чиста. 2702. Казан янында карт бака. Май канаты 2703. Табышмак әйтәм, таба төш, Табалмасаң утка төш, Кайнаң3 биргән ак яулыкны Сары майга мана төш. 2704. Тап табагач, Киявең килгән — кабак ач, Кайнанаң биргән күкрәкне Сыер маена ман да кач. 2705. Алама тай, Эче тулы май. Пычак 2706. Мөгез саплы, Тимер кашлы, Күн каплы, Аны белгән мең яшьле. Сугым пычагы 2707. Күгәртеп чалдым, Кызартып тартым алдым. Пәке 2708. Сынган тирәк башында Бөкре карчык уйныйдыр. Кайрак 2709. Дыр-дыр дырый кәтәк, Дыраски кәтәк, Әчтери-печтери кәтәк. Өчаяк 2710. Черт-черт итә үзе, Өч аягы, бер күзе. 2711. Койрыгы бар — бутый алмый, Аягы бар — йөри алмый. 2712. Аягы бар — атламый, Эчендәгесен сакламый. Таба 2713. Кара койрык куем бар, Өйдән өйгә йөридер. 2714. Әбинең кара тавыгы өй буенча йөридер. 2715. Кара битле кызым бар, Йорттан-йортка йөгерә. 2716. Табышмагымның табы кара, Тапмаганның йөзе кара. 2717. Кара тай — тоягы май! 2718. Бәләкәй генә тай, Төбе чеп-чи май. 2719. Мич астында беләү, Аны белмәгән селәү. Таба, кабартма 2720. Кайнар күлдә каек уйный. Таба, бәлеш 2721. Тимер ындыр табагында Сырлы кибән утыра. Табагач 2722. Кара чегән кызы мичтән коймак урлый. 2723. Элдерттек, челдерттек, Мәркәй кызын илерттек. 2724. Эләктергеч, каптыргыч, Мичтән бәлеш тарттыргач. 2725. Эләктергеч, каптыргыч, Татарский атна кич, Карабодай мука йич4. 2726. Табышмак әйтәм, тап: Коймаклы табаны кап. Табагач, таба 2727. Аты — агач, Арбасы — тимер. 2728. Су өстендә кара елан, Авызында вәли коръән. Табагач, таба, коймак 2729. Җомак әйтәм, җөмлә тап5 Җомабикә битен кап; Тагы да әйттем, тагы тап, Тагы да барып берәр кап. 2730. Әйләндереп алгыч, Каптырып куйгыч, Чыш-пыш белән пеш, Татарский атна кич. 2731. Эләктергеч, каптыргыч, Хатыннарга тарттыргыч; Чыж-ж иттереп салалар, Кып иттереп алалар. Самавыр 2732. Кечкенә генә кыз бала Йөрәгенә ут сала. 2733. Кечкенә генә бер бала, Эче тулы ут яна. 2734. Югары тишек, түбән тишек, Уртасында ут та су. 2735. Башы да тишек, Төбе дә тишек, Уртасында ут, Читендә су. 2736. Әйләнә тирәсе су, уртасы ут, өсте төтен. 2737. Өстән ут, Астан көл чәчә, Көненә күп кенә су эчә. 2738. Казанында су кайный, Уртасында ут яна. 2739. Ике чите — су иле, Урта арасы — ут иле. 2740. Чит-чите — су иле, Урта арасы ун илле. 2741. Ике чите су булыр, Уртасында ут булыр; Байларны көлдерер, Ярлыларны бөлдерер. 2742. Эчендә су да, ут та бар Ул үзе һәр йортта бар. 2743. Бохарадан килгән кунак Ут ашый да су эчә. 2744. Карынында — ут, корсагында — су, Башында — төпсез эшләпә, Менә дөнья нишләтә. 2745. Ыж-ыж аждаһа, Йөрәгендә уты бар, Корсагында суы бар, Түбәсендә күзе бар, Ярый әле үзе бар. 2746. Бура, бура, буралы, Эче куыш куралы; Эчендә ут, тышында су, Шул ни булыр, бел әле. 2747. Кечерәк кенә күл эчендә Дөрли-дөрли ут яна,— Уты суны киптерми, Суы утны сүндерми. Килде бер төркем халык, Утырдылар уфтанып; Уты сүнде — янмады, Суы кипте — калмады. 2748. Чит-чите — рәшәткә, Утырдым талып рәхәткә; Тышы оҗмах, эче тәмуг, Йә әйтегез, бу нәрсә? 2749. Чит-чите — дәрья, Уртасы — тәмуг. 2750. Мич-мич, мич алак, Мич алдында җиз табак; Аһи итте бармагым, Әчеште лә тамагым. 2751. Мич алдында җиз бүкән. 2752. Җиздән хикмәте, Корсагында чишмәсе. 2753. Гөбер-гөбер гөбердән, Яккан уты күмердән; Көмештән дә җиздән, Табында күрербез тиздән. 2754. Мич алдында алтын үрдәк,— Ут ашый да су эчә. 2755. Алтын бишек, Түгәрәк ишек, Уртасы тишек. 2756. Алтын сарай эчендә асыл кош сайрый. 2757. Аягы дүртәү, Колагы икәү, Сарай эчендә сайрый. 2758. Аягы да дүрт, Тоягы да дүрт, Сары айгырым сарай эчендә кешни. 2759. Җиз сараем эчендә Җирән айгыр кешнидер. 2760. Сары айгырым сарнап6 кешни, Фышкыра да пошкыра. 2761. Күтәрмә башында сары айгыр Өйгә керт дип ажгыра; Өйгә кертсәм, түргә менә, Борыныннан су агыза. 2762. Сары бия ак су сибә. 2763. Сары бия сибеп тора, Сипкән җире көеп тора. 2764. Сары бия борыныннан су түгә. 2765. Сары биям ыңгыраша, Озакламый колынлар. 2766. Түр башында сары бия Көн дә биш башын ия. 2767. Сары биям суга баткан, Ике колагы черәеп7 каткан. 2768. И Сәрвия, Сәрвия, Өстәлләрдә кош була; Өстәлләрдә шул сайраса, Кунак күңеле хуш була. 2769. Түр башында җиз бия, Җиз борыныннан су сибә, Сипкән җире көя. 2770. Хатын алдым бистәдән, Суын түкте киштәдән. 2771. Көлен чәчеп, карт әби Түрдә көлеп утыра. 2772. Тап-тап табагач, Табагачка мен агач; Көлле шәһәр эчендә Гөр-гөр килеп утыра. 2773. Сары ситсы күлмәкне Сарайдагы кыз кияр. 2774. Агай алган матур хатын,— Бармаклары көмеш-алтын, Ак калфаклы, киң битле, Сөйләшергә бик ипле. 2775. И Туйбикә, Туйбикә, Кунак килсә — куй бикә; Салпы колак, киң битле, Сөйләшергә бик ипле. 2776. Авызы зур, колагы салпы, Караны йота, акны төкерә. 2777. Борыны бар — суламый, Авызы бар — ашамый, Колагы бар — ишетми, Аягы бар — атламый, Эчүдән һич туктамый. 2778. Үзе ялтырый, Эчендә су калтырый, Колагы бар — ишетми, Аягы бар — йөрми, Татар ансыз көн күрми. 2779. Муены бар — башы юк, Колагы бар — кашы юк; Борыны бар — аузы юк, Аягы бар — кулы юк. 2780. Дүрт аяклы, Бер корсаклы. 2781. Ике тышлы, бер эчле. 2782. Басып торсаң аның каршында Төпсез эшләпә күрәсең башында. 2783. Бер тыңласаң — җырлый кебек, Бер тыңласаң — үкерә, Тора торгач күперә, Якын барсаң — төкерә. 2784. Сызгыра, пошкыра, Өстәлемдә, парлар атып, Кунак көтеп утыра. 2785. Гөр-гөр әби тирмән тарта — гар-гар, Сары тутам елап ята — чар-чар. 2786. Үзе җырлый, үзе сыйлый. 2787. Тышым көлә, Эчем көя. 2788. Тышы ялтырый, Эче калтырый, Ярлыны бөлдерә, Мулланы көлдерә. 2789. Эче кара күмер кебек, Тышы сары шалкан кебек, Утырадыр мулла кебек, Сызгырадыр шайтан кебек. 2790. Зур-зур, зурский, Бохарский, царский. 2791. Пичи-пичи, пичанский, Пичи голланский. 2792. Лор-лор, лорский, Лорский, самарский. 2793. Бура-бура диерләр, Бура эчендә Габделгаффар диерләр, Аны күргән ирләр, Ахыры яхшы, диерләр. Самавыр яки таба 2794. Ашарына бирсәң — җылый, Бирмәсәң — туктый. Самавыр морҗасы 2795. Мич алдында төпсез итек. Самавыр, чәйнек 2796. Ак юкәгач өстендә Ак тәкәрлек утыра; Итәгемә кан тигән дип, Карый-карый утыра. 2797. Алтын багана өстендә Күк күгәрчен утыра. 2798. Ак багана өстендә Кечкенә чыпчык баласы. 2799. Кытайдан килгән бер аккош; Шул кош алтын багана башына кунса, Кунакның күңеле бик хуш. 2800. Сары тавык, ак чебеш. 2801. Челт-челт итәр, читәнгә кунар; Алтын Бәдри, Көмеш Садрый. 2802. Мич башыннан төшми, Үзе ничек пешми. 2803. Дөньяда бар бер нәрсә ялтыраган, Үзенең колагы бар ялпыраган; Башына ак чалмасын киеп алган, Авызы-борыны тумыштан салпыраган. 2804. Бар бер шундый сары бия, Кунак килсә, ак чалма кия; Кунак китәр чагы җитсә, Чалма салып, башын ия. Самавыр, чәйнек, чәй ясау 2805. Ут ашый, су коса, Су ашый, кан коса. 2806. Җиз багана, таш чыпчык, Очып төшә, косып менә. 2807. Сары күлемнең суы ак, Ак күлемнең суы сары. Самавыр, чынаяклар 2808. Аталары җиз бүкән, Балалары чылдыр-мылдыр. 2809. Балалары терерәк, Аналары хуш күңеллерәк. Самавыр, чәйнек, чынаяклар 2810. Биек-биек җир күрдем, Түгәрәк кенә күл күрдем, Ике аккош таң күрдем, Алтын үрдәк бер күрдем. 2811. Тип-тип, тип, тавык, Алтын тауга мен, тавык, Чебиләрең җый, тавык. 2812. Менә кызык, менә кызык, Мөнә китте кодалар кызып,— Берсе менә, берсе төшә, Берсе тора сызгырып. Самавыр, поднос, чынаяклар 2813. Атасы — алтырмак, Анасы — киң корсак, Балалары — чәлтермәк. 2814. Аталары — җиз күкрәк, Аналары — киң күкрәк, Балалары — чәлдер-чөлдер. Самавыр, ашъяулык, поднос, чынаяклар 2815. Атасы — сам-самават, Анасы — җәя итәк, Агасы — киң күкрәк, Балалары — чылдыр-мылдыр. Чәйнек 2816. Бәләкәй генә ак тана Борыным бар дип мактана. 2817. Өстәлемдә ак үгез, Маңгаенда бер мөгез. 2818. Эче куыш, тышы таш, Түбәтәе орчыкбаш. 2819. Тәнендә — мунча, Борынында — рәшәткә, Аркасында — бер кул. 2820. Эче кайнар, Борыныннан агар, Бер кулы бар,— Ул да аркасында. 2821. Пыяла амбар, Эчендә кан бар. 2822. Авызы белән эчә, Борыны белән коса. 2823. Бер кечкенә Мәгузә Борныннан кан агыза. 2824. Ак тавыгым кан елый. 2825. Бохарадан килгән бүз бия, Борынын иеп, кан коса. 2826. Аягы юк ак мәче Ашъяулык аша сикерә. 2827. Ак үрдәкнең аркасы тишек. 2828. Кәкре морҗа, төз төтен, Каян чыккан бу закон? Чынаяк 2829. Кечкенә генә кызым бар,— Кергән-чыккан үбәдер. 2830. Шар чаклы күзе бар, Йодрык чаклы үзе бар. Иләк 2831. Урманга барып бөктем, Өйгә кайтып тектем, Уртасында иһа-һай. 2832. Урманда кистем, Юлда бөктем, Өйгә кайтып тектем, Уртасында лөп-лөп. 2833. Урманга барган да бөккән, Урманнан кайткан да теккән, Чит-чите тырт-тыртлы, Уртасы иһа-һайлы. 2834. Урманга бардым — бөктем, Өйгә килдем — тектем. Уртасында — дяденька, Кырыенда — тётенька. 2835. Урманда бөгелгән, Өйдә тегелгән, Өр-яңа савыт,— Төбе тишелгән. 2836. Үзе яңа, үзе тишек. 2837. Бәләкәй генә ак тәтәй өйдән-өйгә йөри. 2838. Бер авызлы, мең күзле. 2839. Илле җирдә Илгизәр бар. Иләк, урак, балык 2840. Илдә — иләймен, Кырда — кырамын, Суда — сулыймын. Гөбе 2841. Билен биш җирдән буган, Үзе урманда туган. Киле 2842. Алап авыз, башы юк. 2843. Тап-тап, табансыз, Арка-сыртсыз, танаусыз. Киле һәм кисап8 орлык төю 2844. Берәве тик тора, Берәве дөп-дөп ора. 2845. Олысы тора, Кечесе ора. 2846. Тешсез кортка9 кое казый. 2847. Нечкә билле чибәр милен Кое авызында бии. 2848. Бер чокырда ике килен бии. 2849. Ике солдат бер коены казый. 2850. Туп-туп, тубанас, Тупый килсә, казан ас; Тупый ялгыз ашамас, Үземнең дә карным ач. 2851. Дөп-дөп, дөбәрский-барский, Көш-көш, көшәңгели-мәңгели. 2852. Дөп-дөп, дөпәләп кимәләнки, Көш-көш, кәшәләп кимәләнки; Алачыкка керсәнә, Алача күлмәгеңне салсана, Ходай биргән товарыңны Ялтыратып салсана. 2853. Дып-дып дыбайда, Шикма тастый Шыгай да, Табалмассың җиде ай да. 2854. Тук-тук, тукамелде, мәңгелде, Веш-веш, вешамелде, мәңгелде. 2855. Шап-шап, Шапангали, Дөп-дөп, Дөпәнгали, Зыр-зыр, Зырангали. 2856. Шыкы шыкы эчендә, Шыкы капчык эчендә; Шыкыны мин кыйнадым Сытылып мае чыкканчы. 2857. Чите-чите читендә, Чите капчык эчендә; Ул читине кыйныйлар Эче-бавыры чыкканчы. 2858. Чытыр чытыр итәдер, Чытыр капчык эчендә; Чытырны мин кыйнадым Тәненнән җаны чыкканчы. 2859. Читекне мин кыйнадым, Читек мине сыйлады. Кәрҗин 2860. Аны бөтен күрдем, Ун беләккә элдем. Капчык 2861. Ач булса — ята, Тук булса — торып утыра. 2862. Тук, Күләгәсе юк. Капчык һәм бавы 2863. Пәҗи10 келәт, мунчала йозак. 2864. Киндер итлек11, юкә йозак. 2865. Келәте сүс, Ишеге мунчала. Суыткыч 2866. Өй эчендә базым бар, Баз эчендә бозым бар; Керер идем, сыялмыйм, Бозларында шуалмыйм.
1. Биртек — биртелгән урын. Биредә: бөкре. 2. Чулман — Кама елгасының борынгы исеме. 3. Кайна — каен ана. 4. Йич — русча «есть» (бар) сүзенең үзгәртеп әйтелүе. «Кич» сүзенә рифмалаштырган. 5. Җөмлә тап — барыгыз да табыгыз. 6. Сарнау — көйләү. 7. Черәю — чыгып тору, тырпаеп тору. 8. Кисап — киле сабы, төйгеч. 9. Кортка — карчык. 10. Пәҗи — киндер. 11. Итлек — амбар. |