Посетители |
Онлайн всего: 4 Гостей: 3 Пользователей: 1 |
|
Главная » Татар халык табышмаклары
Бал корты
1020. Фи-фи-фияләк, Алтын аяк күбәләк, Йомыркасы түгәрәк.
1021. Килә ди бер кунак, Сыйлануын уйлап,— Әбәби җонлы, Алтын канатлы.
1022. Биш күзе бар, Алты аягы, Ике канаты,— Ул ни баягы?
|
Шыткан бәрәңге
897. И төчегән, өшегән, Базда сакал үстергән. Түтәлдәге бәрәңге
898. Җир астында җиз бүкән,— Ул ни икән?
899. Чикмәнле бавырсак, Аны белә һәр корсак.
|
Басу-ызан
752. Озак, озак, Юлга тозак.
Ызан
753. Дикий кырда озын агай. Тирес-ашлама
754. Кыш көне өелә, Җәй көне җәелә.
|
Гөлләр
661. Яшел-яшел пәриләр Тәрәзәдән карыйлар.
Фикус гөле
662. Бер таякта — кырык чыпта.
Чәчкә
663. Үзе кулын күтәргән, Кулы борынын күтәргән.
664. Патша түгелмен — таҗым бар, Кешеләргә бирер назым бар.
|
Урман
479. Атайдан калган иске тун, Ябын да җылысында кун.
480. Мең санат1, мең солдат, Һәр солдатта мең канат.
Агач
481. Зур сандыгым эчөндә Юынмаган угым ята.
482. Җаны булмаса да гомер итә.
483. Төбе бер, башы мең.
484. Сөяге бар, ите юк, Тиресе бар, йоны юк.
|
Һава
253. Ипи түгел, су түгел, Авыр түгел, аз түгел, Ансыз яшәү мөмкин түгел.
254. Үзе шушында, Үзе беленми, Тынга беленә, Күзгә күренми.
|
Вакыт
215. Тыны да юк, җаны да юк, Тынып торган чагы да юк; Җырлый бара, йөгерә бара,— Уңга-сулга борылышы юк.
Елның дүрт фасылы
216. Ел да килә дүрт батыр, Дүртесе дә ят төсле, Дүртесе дә бик матур.
|
Җир
154. Ята торган ястыгым, Шунда тарым, ясмыгым.
155. Симездән симез — ни симез?
156. Кыш буе йоклый, Җәй буе эчә.
|
Күк йөзе
1. Ал тегермән ташы, Гөл тегермән ташы, — Аны белгән йөз егерме яшьле.
2. Тимгел, тимгел, тимгел таш, Тимгел ала таш, Күрмәгәнгә күркәм таш, Күтәрмәгә авыр таш.
3. Терәмәгән, нитмәгән, Басып тора — китмәгән.
|
|
|
|
|