Понедельник, 20.05.2024, 13:16:44   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Ноябрь » 27 » Үлән-үсемлекләр. Печән эше
Үлән-үсемлекләр. Печән эше
12:17:08

Гөлләр

661. Яшел-яшел пәриләр
Тәрәзәдән карыйлар.

Фикус гөле

662. Бер таякта — кырык чыпта.

Чәчкә

663. Үзе кулын күтәргән,
Кулы борынын күтәргән.

664. Патша түгелмен — таҗым бар,
Кешеләргә бирер назым бар.

Кычыткан

665. Кыйнамый, сукмый, үзе җылата.

666. Ут түгел, үзе яндыра.

667. Күмер түгел, ут түгел,
Тотсан, кулны пешерә.

668. Үзе ямь-яшел,
Тәненнё аннан ерак яшер.

669. Өй артында яшел ут,
Үзе үлән, үзе мут.

670. Өй тирәли яшел каз,
Яшел казның башы таз.

671. Бер үлән бар чокырда,
Аны таный сукыр да.

Эт эчәгесе

672. Үссә — багана буе үсә,
Үсмәсә — җирдән дә калыкмый,—
Бормалы да сырмалы.

Сарана

673. Җир астында җиз бүкән.

674. Казый-казый алма таптым,
Казып төшкәч, көмеш таптым.

Билчән

675. Энәләрен тоткан,
Юл буена чыккан.

Тигәнәк-кырмавык

676. Бер йомгакта мең энә.

677. Алдыңда атаң йодрыгы.

678. Йомры-йомры керпеләр,
Сырып алды төлкеләр.

679. Кабара, кабара, кабара күк,
Кабарып пешкән күмәч күк;
Җиз мыеклы җизнәм күк,
Сагынып килгән кияү күк.

680. Җиз мыеклы жизнәң,
Чәнчелмичә түзмәм.

681. Җиз мыеклы Миртупыйк.

682. Авызы юк, адәм тешләр.

683. Кечкенә генә черәшкән
Тырнашкан да тешләшкән.

684. Алама башлы,
Төксе кашлы;
Янына барсаң,
Талаша башлый.

685. Ябышканга да ябышкан,
Ябышмаганга да ябышкан.

686. Юл буенда тиле,—
Тигәнгә дә тия,
Тимәгәнгә дә тия.

687. Юл буенда бер пәри
Кармалый да сәрмәли.

688. Юл буенда бер малай
Тигәнне дә кармалый,
Тимәгәнне дә кармалый.

Кылган

689. Аяк асты — кыл елан.

690. Иелдем, үрелдем,
Әби чәчен мин үрдем.

Пәри арбасы

691. Алман аяк,
Алтмыш таяк;
Куса, җитмәс
Яланаяк.

Андыз

692. Аю колак, алтын баш,
Тамыры зәхмәттән аш.

Аю көпшәсе

693. Аягы алыптай,
Гәүдәсе таяктай,
Корсагы көбәктәй1
Башы табактай.

694. Аяктай2 колагы бар,
Таяктай гәүдәсе бар.

Курай

695. Кырда — кырайман.

696. Кырда үскән бер бала
Өйгә килеп моңлана.

Тәкыя башлы курайлар

697. Ак чалмалы муллалар
Иртә-кичен аллалар.

Кыяк үлән

698. Яшел кылычым кул кисәр.

Камыш

699. Яшел бабайның сакалы
Су өстендә җилферди.

700. Су буенда яшь килен сырлана.

701. Яка3 башында яшел чук.

702. Тустак өстендә тустак,
Иң өстә песәй4 койрыгы.

703. Торалар күл каршында,
Койрыклары башында.

Төнбоек

704. Кечкенә үзе,
Ташаяк күзле.

705. Аягы суда, башы көндә.

706. Су өстендә сары май.

Колмак

707. Бер агачның башында
Бер асыл кош утыра;
Бүген тагы да килмәсә,
Китәм ди-ди утыра.

708. Ак юкагач башында
Кәлтин-кәләй утыра;
Бүген таңда килмәсәң,
Китәм диеп утыра.

709. Кәкре усак өстендә
Кәкәй-мәкәй утыра;
Бүген таңда килмәсәгез,
Китәм ди-ди утыра.

710. Озын колга башында
Тиле тәрбит утыра;
Тагын да бүген дә килмәсәң,
Китәм дип үк утыра.

711. Озын агач башында
Калтыр-колтыр утыра;
Таңнан килеп җыймасаң,
Китәмен дип котыра.

712. Озын агач башында
Игәй-мигәй бау ишә.

713. Озын-озын куралар,
Кураларга куналар;
Озын таяк, тук аяк,
Йомыркасы түгәрәк.

714. Озын-озын унаклау,
Аның башы — чуклау;
Алтмыш агач ботагы,
Җирнең-күкнең чәчәге.

715. Әндерә дә сәндерә,
Куян ишкән киндерә.

716. Озын чылбыр чуалган,
Чыпчык шуңа уралган.

717. Уклау,
Уклау өстендә чуклау,
Карама таяк,
Капка чәчәк.

718. Югары үстем,
Үсеп җиттем,
Очып киттем.

719. Үрлән-үрләнский, үрлән семьский, семь задорский, кантур каморский.

720. Кулсыз-аяксыз,
Арты белән агачка менә.

721. Исерткеч аш, чалмалы баш.

Гөмбә

722. Кечкенә генә, матур гына,
Җир астыннан чыкты,
Кызыл бүрек тапты.

723. Кырда да, урманда да
Кызыл бүрек кигән бер карт утыра.

724. Урман эченнән
Башына чалма чорнаган мулла чыгып килә.

725. Чуклы балак, куык баш.

726. Олысы да, кечесе дә эшләпә кигән.

727. Башы булмаса да эшләпәле,
Сыңар аяк — төксез,
Ул да булса итексез.

728. Гәүдәсе бар — җаны юк,
Үзе эшләпә кигән — башы юк.

729. Багана башында ак калач.

Чалгы, печән чабу

730. Аягы йөрми, таягы йөри.

731. Барган эзе бармактай,
Атлаган эзе атандай5.

732. Үзе тешсез,
Тормый эшсез.

733. Үлән ашый — теше тупара6
Таш чәйни — теше үткенәя.

734. Фәлән җирдә бер торна бар,
Ком ашый да йон чәчә.

735. Үлән астында ут йөгерә.

736. Ялан җирдә ялт та йолт.

737. Ялт-йолт итте,
Бөтен кырны ялап алды.

738. Ялтыр-йолтыр итә,
Җир астыннан яшен үтә.

739. Ялт-йолт итә,
Ястык ташлап китә.

740. Ялт-йолт ялтырар,
Ялгыз агач калтырар,
Янак ычы янымда,
Ялтырагычы кулымда,
Көндәшең белән булам,
Бөтен гаскәрне кырам.

741. Җирән атым кешнидер,
Үлән төбен тешлидер.

742. Агым су ага килә,
Текә яр ишелә килә.

743. Кара елан яр җимерә.

Чалгы, чүмәлә, кибән

744. Ялтырый елан,
Утыра Имам,
Иң олысы — Әмирхан.

Печән пакусы, күбә, чүмәлә

745. Ятса — елан күк,
Утырса — олан күк,
Басса — болан күк.

Чүмәлә

746. Плотниклар килделәр,
Ызбамны эшләп киттеләр.
Балтасызлар, нисезләр,
Нүексезләр7, читсезләр.

Чүмәлә белән кибән

747. Инәсеннән элек баласы туар.

Сәнәк

748. Авызы юк, үзе печән ашый.

749. Авызы юк, теле юк,
Үзенең өч теше бар,
Кеше белән эше бар.

750. Бер тычканда өч койрык.

751. Бер үгезгә өч мөгез.


1. Көбәк — мылтык көпшәсе.

2. Аяк — савыт.

3. Яка (яга) — яр, кырый.

4. Песәй — мәче.

5. Атан — печкән дөя.

6. Тупару — үтмәсләнү.

7. Нүек — мүк.

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 3858 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz