Пятница, 29.11.2024, 02:03:00   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [13]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Ноябрь » 25 » Агач-куаклар, җиләк-җимеш, урман эше
Агач-куаклар, җиләк-җимеш, урман эше
22:39:17

Урман

479. Атайдан калган иске тун,
Ябын да җылысында кун.

480. Мең санат1, мең солдат,
Һәр солдатта мең канат.

Агач

481. Зур сандыгым эчөндә
Юынмаган угым ята.

482. Җаны булмаса да гомер итә.

483. Төбе бер, башы мең.

484. Сөяге бар, ите юк,
Тиресе бар, йоны юк.

485. Энәсез, җепсез теккән күлмәк кигән.

486. Яз килсә киенә,
Көз килсә чишенә.

487. Җәй тун кия, кыш ялангач.

488. Жәй көне яшел чапан бөркәнә,
Кыш көне салып ташлый.

489. Яз языла,
Җәй җәелә,
Көз көҗрәя,
Кыш үлә.

490. Язын яшел, көзен сары, кышын ак,
Үзе кансыз, озак яши, — уйлап тап.

491. Яз күңелләндерә
Җәй ышыклый,
Көз ашата,
Кыш җылыта,—
Ул нәрсә?

492. Язын ямь бирә,
Җәй салкын бирә.
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә.

Агач тамырлары

493. Ай үсә, ел үсә,
Үзе күзгә күренми.

Агачның тамыры, ботагы, яфрагы

494. Аягы алтмыш,
Кулы җитмеш,
Үзе бер,
Бите мең.

495. Аягы белән колагының саны юк,
Һичбер җирендә каны юк.

Агачның тамыры, яфрагы, чәчкәсе

496. Аягын алдым таякка,
Узен алдым кочакка.
Колагын алдым түшәмгә,
Башын алдым буяуга.

Агач кайрысы

497. Яфрак та түгел,
Ботак та түгел,
Үзе агачта үсә.

498. Яшел каз, башы таз.

Агач үзәге

499. Айга-көнгә күренми,
Агач белән шапаша.

500. Айга да, кояшка да күренми,
Агач белән бертигез.

501. Көнгә күренмәс,
Айга күренмәс,
Агач белән төрелгән.

502. Җирдә рәхәт яшәсә дә,
Айга-кояшка күренми.

503. Зәллә, зәллә эчендә,
Зәллә котчык2 эчендә,
Сөләйманның йөзеге
Алтын котчык эчендә.

504. Көн үсә, төн үсә,
Агач белән тиң үсә.

Агач ботаклары

505. Болан тәкә, бога тәкә3,
Кушар4 мөгез кашка тәкә.
Аклау, уклау,
Башы чуклау.

Яфрак

506. Агачтан биек,
Үләннән кечкенә.

507. Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә.

508. Аяксыз, кулсыз,
Үзе агачтан сикереп төшә.

Тычкан уты

509. Төнлә якты, көндез юк.

510. Уты бар — кыздырмый.

Каен

511. Өй каршында ак чикмәнле солдат.

512. Ак чикмәнем аркаулы,
Асты кызгылт астарлы.

513. Ак киемен кигән,
Яшел чугын элгән.

514. Ак багана, яшел чатыр,
Астында шабан5 ятыр.

Усак

515. Нинди агач җилсез шаулый?

516. Анасы тулгана, Балалары кул чаба.

Өянке

517. Иңкәйгән дә борылган,
Янтайган да егылган,
Башына куыш корылган.

Зирек

518. Терт итә дә мерт итә,
Суга карап көн итә.

Юкә төшерү

519. Яшем җиткәч тә, яшь коям.

520. Яшем җиткәч тә, киемем салам.

521. Урманда кара,
Юлда ала,
Өйгә кайткач агара.

522. Урманда — кара тәкә,
Басуда — кашка тәкә,
Өйдә — ак тәкә.

523. Урманда куян суйдым,
Өйгә сөяген алып кайттым.

524. Тун белән керә,
Тунын салып чыга.

Имән һәм аның чикләвеге

525. Бер сарай бар — бүрәнәсе имән,
Башы күккә тигән.
Илдар ханның балалары
Бар да алтын такыя кигән.

526. Атасы Әли патша,
Улы Мәли патша,
Гермәрнен6 постау,
Алтын такыя.

527. Атасы — алама бүректән,
Баласы — алтын такыядан.

Имән чикләвеге

528. Юл өстендә җиз бүкән.

Чыршы яки нарат

529. Кышын-җәен бер төсле чәчәгең.

530. Җәй дә, кыш та, яз да, көз дә
Чәчәк ата бер төстә.

531. Җәй дә яшел чапанлы,
Кыш та яшел чапанлы.

532. Җәй дә егет, кыш та егет,
Картайганы юк, гел егет.

533. Җәен дә егет, кышын да егет,
Кайчан карама, гел егет.

534. Җәй дә егет, кыш та егет,
Ах-ти, егет, малатса.

535. Үзе тауның кашында,
Яшел бүрке башында.

536. Күп инәле, сукыр күзле.

Ылыс

537. Чит-читләп менәр,
Чит-читләп төшәр,
Яшел кытат7 тун тышлар.

Чикләвек

538. Бәләкәй генә бер чүлмәк,
Авызы-җөе күренми.
Ничек кенә йөртсәң дә,
Ашы һичбер түгелми.

539. Бәләкәй гөнә чүлмәгем,
Тәмле булды чумарым.

540. Кечкенә генә чүлмәктә
Тәмле генә май бар.

541. Май чүлмәге эчендә тәмле аш.

542. Бәләкәй генә чуенда
Тәмле генә ашым бар.

543. Кечкенә казанның ашы тәмле.

544. Кечкенә генә бакрач8,
Эче тулы тәмле аш.

545. Түп-түгәрәк фида ташы,
Эчендә пәйгамбәр ашы.

546. Бәләкәй генә Мәмдекәй,
Эчендә бар тәмлекәй.

547. Алап9,
Алап эчендә Әптелваһап.

548. Һәт-һәт эчендә,
Һәт Кәләмән эчендә,
Һәт Кәләмәннең кызы бар
Бикле сарай эчендә.

549. Кытык-кытык эчендә,
Тагын кытык эчендә,
Сәетбатталның яфрагы
Тагын кытык эчендә.

550. Чытык-чытык эчендә,
Чытык капчык эчендә,
Чытыкны мин янечтем,
Сөт ашадым, май эчтем.

551. Кечкенә генә таш сандык,
Сандык эченә мал салдык.
Ачкычын табалмагач,
Капкачын ватып алдык.

552. Тышы — Гәүһәр ташы,
Эче — Әлми ашы.

553. Тышы каплы,
Кимеге10 татлы.

554. Тышы тимер,
Эче мәмер11.

555. Шыкыр-шыкыр шыкырдак,
Тышы сары, эче ак.

556. Шарт-шорт ишек ачыла,
Килеп чыга бер егет,
Тотып ал да базыңа сал.

557. Үзе бәләкәй,
Эче кәләкәй.

558. Эчен ашыйлар,
Тышын ташлыйлар.

559. Торадыр югары,
Эленәдер ерагы,
Әйләнәсе тигез,
Уртасы тәмле.

560. Әлтери, бәлтери,
Җил тидисә калтырый,
Әйләнәсе җонлырак,
Җонлы җире такыррак,
Такыр җире татлырак.

561. Имә миңа, тимә миңа, кыным бар,
Кыным эчендә җонлым бар,
Җонлым эчендә тәмлем бар.

562. Имә мине, бөкмә мине,
Бөксәң, минем тубым бар,
Тубым эчендә шомам бар,
Шомам эчендә мәмәем бар.

563. Ионым бар,
Йоным эчендә кыным бар,
Кыным эчендә туным бар,
Туным эчендә тәмлем бар.

564. Никадәр күбрәк ашасам,
шулкадәр өстәлдә күбрәк кала.

565. Никадәр күп ашасаң,
шулкадәр күп җыясың.

566. Ашаган саен арта.

567. Абау, кысты бармагым,
Кубып төште тырнагым.

Чикләвек һәм мәк

568. Берсе була агачта,—
Анысы да бик тәмле;
Берсе була үләндә,—
Чәчкәсе дә бик ямьле,
Орлыгы да бик тәмле.

Яңак (кузы) чикләвеге

569. Дүрт килендәш бер күлмәкнең эчендә.

Яңак чикләвеге һәм өрек

570. Бер бик тәмле нәрсә күрдем
Сөягенең эчендә,
Бер бик тәмле нәрсә күрдем
Сөягенең тышында.

571. Таш куенында ашы бар,
Аш куенында ташы бар.
Ташны ташка бәрдисәң,
Таш ярылса, ашы бар.

Өрек

572. Тышы татлы ит,
Эче каты таш.
Ташның эчендә
Тагы тәмле аш.

573. Аш,
Аш эчендә таш,
Таш эчендә тагын аш.

574. Ит,
Ит эчендә сөяк,
Сөяк эчендә янә ит.

Йөзем

575. Җепсез энә,
Тишексез гәрәбә.
Адәм өзәр,
Чыбыгы түзәр.

576. Атасы — бөкре Гали,
Анасы — җәенке Җәмилә,
Кызы — кызыл алтын,
Улы — тиле баш.

Кипкән инҗир (салма җимеш)

577. Асты тире, өсте тире,
Эчендә татлы тире.

578. Тегермән ташымда
Тартмаган тарым бар.

Шомырт

579. Иелә, бөгелә,
Ак мамыгы түгелә,
Кара күзе күренә.

580. Чөйдә кара бияләй.

581. Урманда кара төймәм эленеп тора.

Миләш

582. Җиде юлның чатында
Тулган айтирәк угыра.
Канатыннан кан тамып,
Каргый-тирги утыра.

583. Катлау-катлау катлавы,
Катлау астында
Кызыл гарc12 камзулы.

584. Чөйдә кызыл читлек.

585. Кызыл төймәсен аскан,
Каршыма килеп баскан.

Балан

586. Каны бар, җаны юк.

587. Коңгыр бикә коңгырдый,
Канатыннан кан тама.

588. Караулы агач башында
Бакыр комган утыра;
Танавына кан тулган,
Каргый-тирги утыра.

589. Кара урман уртасында
Кызыл әтәч утыра;
Кагына да сугына,
Канатыннан кан тама.

590. Урманга бардым, аю үтердем,
Өйгә канын китердем.

591. Урманда куашнам13 ачый.

592. Уклау,
Уклау башы чуклау,
Аны тапкан егетләргә
Бер чикмәнлек кызыл постау.

593. Чытырлы-мытырлы,
Үзе йомры,
Үзе кыпгкызыл.

594. Яр тирәли — ахак муенса.

Гөлҗимеш

595. Тышы кабык, эче мамык.

596. Ал яулыгын ябынган,
Башына ут кабынган.

597. Ал яулыклар ябынган,
Ал кыналар ягынган;
Кулым сузсам тешләп алды,
Шул кадәрле сагынган.

Карлыган

598. Яр буенда кара тәкә
Аягын салындырып утыра.

599. Кара гына, кечкенә генә бүрекле,
Үзе бөтен дөньяга күрекле.

Карлыган

600. Чын-чын-чынтак,
Чын фирүзә так,
Чын фирүзә такмасаң;
Эреп-череп ак.

Кара бөрлегән

601. Нәдер ул кем — рәнге14 кара,
Тәне баштан-башы парә-парә15.

Кура җиләге

602. Кыналы бармак, җиз уймак.

603. Кызыл бүкәй, ак чүкәй.

604. Озын курай үләндер,
Кызыл алка элгәндер.

605. Аксыл кызыл чынаяк.

606. Яшел яфрак арасында кызыл тавык,
Ак борын,
Микики.

607. Ак бабай кызыл башлык кигән.

608. Кечкенә генә капчык,
Капчык эчендә карчык,
Авызы бар, теше юк,
Аны сөймәс кеше юк.

609. Ул нәдеркем, канга биңзәш16, каны юк,
Җөмлә17 буен кан алыптыр, җаны юк.
Хәләле юк, җефете юк,
Угланнарының саны юк.

610. Барча төше канга охшый, каны юк,
Барча төшен кан алыптыр, җаны юк.

Җир җиләге

611. Түгәрәк, түгәрәк шар кебек,
Кызыл, кызыл кан кебек;
Башы җиргә салынган,
Аңа кызлар ялынган.

612. Бер кечкенә киленчәк
Билен буып утыра;
Бүген иртән килмәсәң,
Китәмен дип куркыта.

613. Әкәм-чекәм башында
Кызыл тургай утыра,
Бүген килеп алмасагыз,
Китәм диеп утыра.

614. Кара җиргә казан астым,
Кайнамыйча пеште;
Бер акыллыга әйттем,—
Аңлады да белде,
Бер җүләргә әйттем,—
Хахылдады, көлде.

615. Бикә түгел, би18 түгел,
Аңа башың и, бөгел.

616. Кызыл төймә таптым,
Авызыма каптым.

Чия

617. Үзе шардай,
Суы кандай.

618. Түгәрәге шардай,
Төсе кандай,
Тәме балдай.

619. Түгәрәк — түгәрәк шар кебек,
Кызыл — кызыл кан кебек;
Әчедер дә татлыдыр,
Йотыйм дисәң ташлыдыр.

620. Биек тауның башында
Бики солтан утыра,
Канатыннан кан тама.

621. Әлкән-әлкән, әлкән кош,
Әлкәнләшеп утыра;
Тамагына кан килеп,
Коса язып утыра.

Чия һәм чебен

622. Каны бар, җаны юк,
Җаны бар, каны юк.

Алма

623. Алсу битле кыз үсте,
«Тып» итеп куактан сикереп төште.

624. Бакчадагы асыл кош
Төшәм диеп тилмерә.

625. Көн төшкәндә — пешәм, ди,
Җил тигәндә — төшәм, ди.

626. Кызыл түшләр, тургайлар
Колгаларга кунганнар.
Җил катырак истисә,
Очабыз дип торалар.

627. Озын колга башында
Кызыл чыпчык утыра;
Җил-давыллар булдисә
Очамын дип утыра.

628. Озын-озын колга,
Колга башына кем менгән?
Алтын аяк, чынаяк,
Чынаяктан түгәрәк.

629. Ак юкагач башында
Әллин-түллин утыра,
Канатына кан тигән,
Көләсе килеп утыра.

630. Утыра агач башыңда кыз, солтан кебек,
Түгәрәк шалкан кебек,
Кызыл кан кебек,
Татлы бал кебек.

Алма һәм аның төшләре

631. Түгәрәк,
Түгәрәк эчендә сигез кеше.

Алма һәм йомырка

632. И иләйле, иләйле,
Җеп тагарга уңайлы;
И иләйсез, иләйсез,
Җеп тагарга уңайсыз.

Урман кисү, балта

633. Тәк-тәк иттем, тәгчедем,
Шау иттердем зәңгәрен.

634. Бәләкәй генә малай
Урман төбен ялай.

635. Бер кечкенә бәндә
Бөтен урманны яңгырата.

636. Урманга барса, агачка сәлам бирә,
Өйгә кайтса, сәке астына кача.

637. Урманнан кайта,
Мич астына кереп ята.

638. Шак-шак итәр, өзеп төшәр,
Халык аннан башка тора алмас.

639. Күккә менсә, ялт итә,
Җиргә төшсә, шалт итә.

640. Бәләкәй генә эт күккә карап өрә.

641. Көндез эшли,
Төнлә бүкәнгә ябышып йоклый.

642. Кискә19 өстендә кисәгем калды.

Билгә кыстырылган балта

643. Урманга барганда өйгә карый,
Өйгә кайтканда урманга карый.

Балта һәм аның сабы

644. Тишек тимергә каен үскән.

Балта сабы

645. Кем үз туганын үзе кисә?

Бүрәнә

646. Озын идем — кистеләр,
Юан идем — ярдылар.

Пычкы, агач кисү, такта яру

647. Тиз ашый, вак чәйни,
Үзе йотмый, башкага бирми.

648. Авызы юк, теше бар,
Ашаганын йоталмый,
Кулы белән тоталмый.

649. Аягым юк, кулым бар,
Авызым юк, тешем бар,
Агач белән эшем бар.

650. Илле аяклы, ике куллы,
Ялгыз яра юлны.

651. Икәү тартыша, берәү ыңгыраша

652. Ике алаша
Читән аша талаша.

653. Икәү селти, берәү елый,—
Күз яше вак кына,
Үзе ак кына.

654. Икәү кизәнә, берәү елый,—
Түккән яше тамчы түгел,
Кизәнгәне камчы түгел.

Борау

655. Кәкре-бөкре төз киткән.

656. Койрык очы чуар,
Урман үтә чыгар.

Өтерге

657. Күк тәкәмне көн дә берәү түбәли.

Дегет кайнату

658. Кара аю өендә
Кара азык әзерли.

659. Урманда аю үтердем,
Өйгә канын китердем.

660. Кызыл сыерым китеп бара,
Кара сыерым ятып кала.


1. Санат — сенатор, сенат члены.

2. Котчык — капкачлы түгәрәк агач савыт.

3. Бога тәкә — ата поши.

4. Кушар — куш-куш.

5. Шабан (чабан) — көтүче.

6. Гермәрнен — дерматин (?).

7. Кытат — 1) парча, кытай ефәге; 2) юка яшел материя.

8. Бакрач — бакыр табак.

9. Алап — кабык савыт, әрҗә.

10. Кимек — сөякнең җилек аралашкан йомшак өлеше.

11. Мәмер — йомшак, изрәгән.

12. Гарс (гарус) — гәрес, мамык материя төре.

13. Куашна (квашня) — әче камыр.

14. Рәнге — төсе.

15. Парә-парә — кисәк-кисәк.

16. Биңзәш — охшаш.

17. Җөмлә — бөтен.

18. Би (бәк) — идарә итүче, башлык, хуҗа.

19. Кискә — утын яра торган бүкән, түмәр.

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 7501 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 1.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz