Күк йөзе 1. Ал тегермән ташы, Гөл тегермән ташы, — Аны белгән йөз егерме яшьле. 2. Тимгел, тимгел, тимгел таш, Тимгел ала таш, Күрмәгәнгә күркәм таш, Күтәрмәгә авыр таш. 3. Терәмәгән, нитмәгән, Басып тора — китмәгән. 4. Зәңгәр ашъяулык бөтен дөньяны каплаган. Күк һәм ай 5. Бөтен яланда бер тай эзе. 6. Ястык өстендә ярты кашык. 7. Төпсез дәрьяларда бер алтын кимә1 йөзә. 8. Төпсез дәрья төбендә көмеш беләзегем ята. 9. Зур палас, Төбендә йомры калач. 10. Күк тирмәгә көмеш ыргак эленгән. Күк һәм йолдызлар 11. Кук келәмгә төн йокламый энҗе сиптем, 12. Зәңгәр палас өстенә Ак чәмчекләр2 сибелгән. 13. Бозга бодай сибелгән. 14. Бабай җиренә борчак чәчтем. 15. Мич тулы пәрәмәч, Нишләтерсең бирмәгәч? 16. Күл тулы алтын балык. 17. Атамның бер туны бар — Ябынып булмый; Эче тулы ак энҗе, — Санап булмый. 18. Күк тау астында алтын кадаклар. 19. Көмеш казан япканнар, җиз кадаклар какканнар. 20. Атайдан калган зур коштабак3, Коштабак тулы җиз кадак. 21. Табак тулы җиз төймә, — Кулым сузып алалмыйм. 22. Төн әйләнә — кара иләк, Эче тулы алтын кибәк. 23. Без, без, без идек, Без унике кыз идек, Такта өстенә тезелдек, Таң атканчы юк булдык. Күк, йолдызлар, ай 24. Ялан үлчәмәгән, Сарыклары санамаган, Көтүчесе мөгезле. 25. Болын тулы сарыкка тик бер генә көтүче. 26. Мич-мич, мичәкәй, Мич эчендә чичәкәй; Чичәкәйдә бер бәлеш, Түгәрәге бәрәмеш4. 27. Мич тулы пәрәмәч, Мең чәчәк, бер пыяла. Күк, кояш, ай 29. Бер чатыр бар, — Баганасыз, баусыз; Эчендә ике шәм, — Филтәсез, майсыз. Күк, кояш, ай, йолдызлар 30. Кирәгәсез күк тирмәнең5 Төнлегендә6 ике ак таш, Киезендә мең-мең вак таш. Күк, кояш, ай, җир 31. Бер түгәрәк өй эчендә Өч түгәрәк шар йөзә. Күк һәм болыт 32. Зәңгәр диңгездә аккошлар йөзә. 33. Зәңгәр диңгезда җилкән, — Ука белән теккән, Көмеш белән чиккән. Кояш 34. Ул булса көн була, Ул булмаса кем була? 35. Габделмәлик карый7 Бөтен кешегә көлеп карый. 36. Эссе коймак — коштабак, Кичкә керсә — буш табак. 37. Тау башында әвен яна, Карасам, күземнең явын ала. 38. Тау башында җәүһәр таш, — Аңа туры караган кешенең күзе яшь Аны тапкан кешегә йөз егерме яшь. 39. Тау артыннан ут чыккан. 40. Тау башында алтын тәңкә ялтырый. 41. Тау башында җиз төймә, — Җиргә төшсә, җир көлә, Суга төшсә, су кибә. 42. Ай башында сары май. 43. Өй башына утырган, Җир йөзен нур белән тутырган. 44. Югары менә һай-һай, Түбән төшә һай-һай, Күшәгәсен8 күтәреп, Көлә килә һай-һай. 45. Иртә килә ләй-ләй, Кич тә килә ләй-ләй, Кирәгәсен күтәреп, Көн дә килә ләй-ләй. 46. Елмый агай елмаеп боз эретә. 47. Кызыл алма: ашарга да, күз ачып карарга да ярамый. 48. Лапма түгел — яктырта, Мич түгел — җылыта. 49. Урман аша тимер шеш9, Җир-күк яме шул имеш. Кояш нуры 50. Тәрәзәне какмый, Ачмый, ватмый, Пыяла аша өйгә керә. 51. Тәрәзә аша — җиз сөңге. 52. Тәрәзә аша алтын таяк керә. 53. Тәрәзә аша керә, Сукно кебек җәелә, Кусаң да китми, Таяк та тәэсир итми, Вакыты җитәр — үзе китәр. 54. Тәрәзәдән сыя, Ишектән сыймый, Сандыкка сыя, Салып бикләп булмый. 55. Өем урата ут чыкты. 56. Тәрәзәдән алтын орчык үткән. 57. Чибәр кыз таудан бакты, Тәрәзәгә алтын йомычка атты. Алтын кылыч җиргә төште, — Тавышын беркем ишетмәде. Суга төшсә — юешләнми, Җиргә төшсә — пычранмый. Өй артында кызыл нур, Аны урлаган җүләр бур. Кояш чыгу 61. Урман үтә утлы янчык бәрдем. Кояш чыгу, таң ату 62. Ак сандыгың ачылды, Эченнән ефәк чәчелде. 63. Чын кара таш ярчылыр10, Ярчыгы диңгез аркылыр. 64. Кирәгә башында ал яулык. Кояш чыгу һәм кояш баю 65. Алтын капка ачыла, Тәңкәләре чәчелә; Алтын капка ябыла, Тәңкәләре җыела. 66. Иртә тереләм, кич үләм. 67. Иртә килер, кич китәр. Кояш чыгу, ай бату әтәч кычкыру, кешеләр йокыдан тору 68. Алтын капка ачыла, Көмеш капка ябыла, Мәрди бабай кычкыра, Үлгән кешеләр терелә. Таң ату, әтәч кычкыру, азан әйтү 69. Тауда такта ярыла, Базда бака кычкыра, Сазда елан сызгыра. Кояш баю 70. Күк чыбылдык эчендә Түгәрәк көзгем югалды. Кич җитү, төн 71. Кара кәҗә утта яна. 72. Ай белән килә, Көн килгәч китә. 73. Бер керәсең, бер чыгасың, шуңардан гомердә дә котыла алмыйсың. Яктыру, караңгылану 74. Иртән якты йөз белән карый, Кичен караңгы йөз белән карый. Көн һәм төн 75. Ике нәрсә кавышып Бер-берсенә җитмидер; Бер-берсенә җитмәсә дә, Аерылып та китмидер. 76. Ике туган: Берсе ак булган, Берсе кара булган. 77. Кара сыер килде, — Бөтен дөньяны җиңде; Ак сыер килде,— Бөтенесен дә күтәрде. Күләгә 78. Аптырадым инде: янымда әрсез иптәшем бар; Мин барсам — бара, кайтсам — кайта, тотып алыйм да ятыйм дисәм — кача. 79. Һәр кешедә бар бер иптәш, — үзеннән калмый, Ни кадәр йөрсә дә армый, Ашамый-эчми һәм сорап алмый, Киемен бер вакытта да салмый. 80. Армый-талмый, Бер иярсә калмый; Ансыз эт тә йөрми, Борыны гына сизми. 81. Син туктасаң — туктый, Син барсаң-бара, Ул нәрcә? — Уйлап кара. 82. Кояшлы көндә артыңнан калмый, Болытлы көндә эзләп тә табып булмый. 83. Көн куарсың, төн куарсың, Ай куарсың, ел куарсың, — Барыбер җитә алмассың. 84. Айлы төндә, Кояшлы көндә Йә алдан бара, Йә артта кала. 85. Мин ышыкка качсам, Ул яктыда көтә. 86. Иртә белән абый, Төш турында энем, Кичкә таба агай. 87. Кайчы белән киселми, Инә белән тегелми. 88. Эт түгел — кара, Барсам, ул да бара. 89. Типсәм — түнмәс, Күмсәм — күмелмәс, Киссәм — киселмәс, Тибәрсәм — тибәрелмәс. 90. Кып та итми, Шылт та итми, Адәм белми, Эт өрми 91. Себрә-себрә себралмадым, Кайта-кайта алып кайталмадым, Вакыты җитәр — үзе китәр. 92. Йөгердем — җитә алмадым, Китердем — сөйи алмадым. 93. Айга-көнгә күренми, Иясеннән аерылмый. 94. Өйгә сөяп булмый, Арбага төяп булмый. 95. Чыгып киттем далаларга Дөя җигеп. Артымнан бер кыз килә: «Киявем», диеп. Әйләнәмен, кычкырамын: «Алмыйм»,— диеп. Елый-елый йөгерәдер: «Калмыйм»,— диеп. Кояш һәм ай 96. Тута-сеңел туганнан бирле бер-берсен куышалар, әмма төгәл җиңешкә ирешә алмыйлар. 97. Апасы энесенә кунакка бара, Энесе апасыннан кача. 98. Ике аккош куыша, Берсен берсе узыша, — Җитә алмый. 99. Алтын китте, Көмеш килде. 100. Көндез — кыз, төнлә — егет. 101. Нәрсә төнне яктырта? Нәрсә яна — яндырмый? Кояш, ай, йолдызлар 102. Бер атасы, бер анасы, Ничә йөз мең баласы. 103. Мең-мең чәчәге, Ике ялпак яфрагы. Кояш, ай, җил, су 104. Күктә дә йөгерек, җирдә дә йөгерек, Берсен дә узалмассың йөгереп. Кояш, ай һәм елдагы унике ай 105. Ике булган өч булмас, Унике унөч булмас. Кояш, тегермән 106. Нәрсә карый күзлексез? Нәрсә ашый авызсыз? Ай 107. Ак алаша — кабак11 аша. 108. Төнлә өйдә, Көндез биләмдә. 109. Төнлә калка, көндез ята. 110. Урак түгел — кәкере, Кояш түгел — якты. 111. Үзе — урак, үзе — тешсез. 112. Агач башында көмеш алка. 113. Агач бшында алтын-йөзек, Аның да бер яртысы өзек. 114. Өй түбәсендә ярты ипи. 115. Киштә башында ярты икмәк. 116. Яр буенда ярты күмәч. 117. Ярты телем ипи бөтен дөньяга җиткән. 118. Өй артында ак калач. 119. Лапас өстендә бөтен икмәк. Ай шәүләсе 120. Суга төшә, үзе батмый. Ай һәм йолдызлар 121. Бер көтүче мең сарык көтә. 122. Өй түбәсендә вак таш, Алар янында бер зур баш. 123. Ару бодай эчендә алтын йозак. 124. Мең шырпыга бер лампа. 125. Мең тәңкә, Уртасында бер тәңкә. Йолдыз 126. Ак җүкагач башыңда Гөлдән гәрәз12 утыра. Бүген таңда килмәсәң, Китәмен, дип утыра. 127. Актыр үзе, югары, Җем-җем итеп ул тора, Бүген таңда килмәсәң, Китәмен, дип утыра. 128. Алкадан алтын тама, Тамчысы җиргә җитми. 129 Кич булганда күренер, Таң булдымы — күмелер. 130. Бары төнлә генә нәрсәне күреп була? 131. И раббым, Карап торам ерактын. 132. Ай белән килә, Көн белән китә, Алтын башлы, Көмеш чәчле, Мең дә бер яшьле. 133. Үзе ялтырый, үзе калтырый. Йолдызлар 134. Вак кынадыр үзләре, Ялтырыйдыр күзләре. 135. Иртән киткән, кич килгән, Хисабын алла белгән. 136. Төнлә баксам — күк тулган, Иртән баксам — юк булган. 137. Ай янында алтмыш күз, Алтмышы да алтын күз. 138. Җәүһәр сиптем — җиргә төшми, Алыйм дисәм — буем җитми. 139. Өй башына сәйлән чәчтем. 140. Өй башына тары сиптем. 141. Өй түбәсендә көмеш акча. 142. Өй түбәмдә җиз кадак. 143. Өй түбәсендә вак таш. 144. Өй үбәсендә кортлы киез. Көянтә йолдыз 145. Биш кыз бер көянтә күтәргән, — Төн буена су ташый. Өлкәр һәм көянтә йолдызлар 146. Алты кыз һәр төн саен Көянтәләп су китерә, Унбер егет, бергә җыелып, Читтән күзләп төн кичерә. Җидегән йолдыз 147. Өй башында саплы чүмеч. Тимер казык, акбүзат, күкбүзат йолдызлары 148. Казыкка бәйләнгән ике атым дулый, Дуласа да бер тирәдән китә алмый. Йолдыз атылу 149. Тау аркылы ук аттым, Аткан угым югалттым. Йолдыз шәүләсе 150. Энҗе муенсам коега төште, Ефәк бавы сузыла төште. Йолдыз, яшен, аҗаган 151. Ул нидеркем — үзе сансыз күп булыр, Ул нидеркем — юнмыенча ук булыр, Ул нидеркем — кул тимәстән юк булыр. Җирнең ясалма иярчене 152. Койрыклы йолдыз, Күренәдер көндез. 153. Үзе йолдызлар туганы, Тик җир тудырган аны
1. Кимә — көймә. 2. Чәмчек (чәмче) — күн аяк киемнәренә төшерелә торган нәкыш, бизәк. 3. Коштабак — зур агач савыт. 4. Бәрәмеш — пәрәмәч ("Бәйрәм ашы" сүзләреннән үзгәргән). 5. Тирмә — борынгы күчмә халыкларның җыелма өе. Кирәгә — аның каркасы, киезләрне тотып торучы агач челтәре. 6. Төнлек — тирмәгә һава һәм яктылык керү өчен ясалган тишек. Ул төннәрен ябып куелган. 7. Карый — карт. 8. Күшәгә — чаршау, чыбылдык. 9. Шеш — озынча очлы тимер. 10. Ярчылу — ярылу. 11. Кабак — капка. 12. Гәрәз — кәрәз. |