Безнең авылдан ерак түгел бик матур бер күл бар. Ул түм-түгәрәк, тирәсендә зифа камышлар үсә. Бер ягында калкулыкта иске зират. Язларын анда чия агачлары шау чәчәктә утыра. Элек заманнарда күл урынында авыл урнашкан булган дип сөйлиләр. Бай һәм тук тормышлы булган анда яшәүчеләр. Йортлары нык, биек коймалар томалап торган ди аларны. Бер заман авылга хәерче карт килеп кергән. Үзе ач, талчыккан, аякларын көчкә өстери икән. Бер капканы шакыган — җикеренгәннәр, икенчесендә җавап та бирмәгәннәр, өченчесендә эттән талатканнар. Карт авылдан көч-хәл белән чыккан да, калкулыкка менгән, җан ачысы белән авылны каргаган. Шул ук минутта авылны җир йоткан һәм аның урынында күл хасил булган. Бу хәерче Хозыр Ильяс булган, имеш. Шуннан калган бу түгәрәк күл. Аны «төпсез күл» дип йөртәләр, чөнки анда су кереп булмый, үзенә суыра диләр. Дөресме-юкмы, әмма кайберәүләр: «Хәзер дә, иртәләрен, күлдән тавышлар ишетелә, анда әтәчләр кычкыра»,— дип сөйлиләр. |