Посетители |
Онлайн всего: 5 Гостей: 4 Пользователей: 1 |
|
Главная » 2011 » Март » 23
Яшәгән, ди, бер карт белән карчык. Урта хәлле кешеләр булган болар. Аларның Батыр Гәрәй исемле уллары булган. Җәйнең бер көнендә ул урманга атларны тышауларга киткән. Аңа бары тик алтынчы яшь кенә була, урманда адаша бу.
|
Әүвәл күп ашаучы, күп су эчүче кешеләрне мәцкәй дип атыйлар иде безнең якта. Хатын, карчык затыннан була инде алар. Мәцкәй төнлә морҗадан ут булып оча, имеш.
|
Күләт авылының Мәрьям исемле кечкенә кыз иптәшләре белән җиләк җыярга урманга киткән булган. Бер заман җил чыккан.
|
Бер шахтер кырык ел хәвеф-хәтәрсез эшләгән. Шахтада авария буласы булмаса, шахта тыныч, әгәр дә авария буласы булса, шахта гүли икән.
|
Бер кешенең була ятим кызы. Бу ятим кызны үги әнисе җибәрә бик иртә суга. Бу хәзер китә суга. Бара. Су басмасыннан җылый-җылый, азап чигеп, су алганда моңар килеп чыга су анасы.
|
Токый кушаматлы Хәмәкәй бабай үлгәч, убыр булып, ут булып авылга Иске Кормашка өенә кайта. Ишек-тәрәзәләр бисмилла әйтеп ябылганлыктан, аннан керә алмый, морҗадан керә. Ул кайтып керүгә, өйдәге бар кеше гырлап йоклый башлый.
|
Мин яшь чакта ирем белән яңа йортка күчтем. Күчкәннең икенче көнендә торсам, почмактан орчык белән зебер-зебер җеп эрләгән тавыш ишетелә, эрләүче үзе күренми.
|
Бер кич шулай Мөхәмөтдин бабай белән сөйләшеп утырабыз. — Беләсеңме, балам, нигә безне кайвакытны «Шүрәлеләр» дип, йә «Шүрәле Яппар» дип йөртәләр?
|
Карабай авылыннан бер агай, тышаулап атын кырга җибәрә икән. Шулай бер көн иртән атын алырга барса, теге шыбыр тиргә баткан.
|
Шүрәле кара урманнарда гына тора. Ул барыбер кешегә охшый, тик кешедән аермасы: бармаклары да, тырнаклары да бик катылар, бик озыннар.
|
Элек шүрәле булган. Җиләккә барганда да кешеләр тоз алып китә торганнар иде. Шүрәлеләрнең култыгына сибәр өчен. Шүрәле булмаганда да бер-берсенә: — Ачыны китер, ачыны,— дип куркыту өчен юри әйтәләр икән. Ачы, яисә тоз дигән сүзне ишетсә, килми, ди.
|
Минем бабайның әтисе Юлдаш Имәнәй кушаматын йөрткән. Бу Имәнәй бөтен вакытын урманда уздырган, уктан атып бик күп киек үтергән. Көннәрдән бер көнне ул урманда кунып калган.
|
Әти мәрхүм сөйли торган иде. Безнең авылда Персиян Сатдин (Сәгьдетдин)— аны Әрмән Сатдин дип тә йөриләр иде — исемле кеше булган.
|
Әүвәл заманда бер егет урманга утынга барган. Урманда утын кисә икән. Шуннан буран чыккан, кич булган, егет кайтырга курыккан. Хәзер егет: «Инде мин хәзер нишлим»,— дип кайгыга калган.
|
Көннәрдән бер көнне кызлар көтүләре белән урманга җиләккә киткәннәр. Көн бик эссе була. Алар урманда бик озак йөреп, тырыс тутырып җиләк җыйганнар. Эсседән, бөркүдән тамаклары кипкән.
|
Элек заманда утынны балта белән генә кискәннәр, пычкы булмаган, ди. Алай бик читен булган, ди. Шуннан соң бер таз кеше юка тимерне алган да, аңа тешләр ясаган, шуннан пычкы булган, ди.
|
Бер шахтер электровозны көтмичә кайтырга чыккан. Шахтер бара-бара алдында ут күргән, алда шахтер бара дип белгәч, шул ут артыннан барган да барган.
|
Шахта иясе сызгыра, мәче булып кычкыра, яшь бала булып җылый, аю булып үкерә, эт булып улый.
|
Бер шахтер бик күп эшләгән. Ул башка шахтерлар шикелле күмерне азапланып чапмаган, кәйләсен күмергә акрын гына бәреп торган, күмер үзлегеннән ишелгән, чөнки күмерен бер вакытта да үзе төямәгән, яңадан эшкә килгәндә аның күмер чаба торган урыны әзер булган, ташларны, гамәлгә ярамаган җир токымнарын җыештырасы булмаган, эшне һәрвакыт чиста забойда башлаган.
|
Су анасы ай яктысында басмага чыгып чәчен тараганга күрә аны еш күреп була, ди. Аның гәүдәсе кеше гәүдәсенә охшаса да бик үк зифа түгел: толымы җиргә җитеп бик озын, башы, озынча күзләре бик зур, тум кара, атылып чыгып тора, кашлары юк (шуңа күрә, кашы бик сирәк булган кешегә дә су анасы диләр), күкрәге бик киң һәм алга калкып тора, тәне бакыр сыман кызыл була, ди.
|
Су иясе нинди генә су булмасын шунда тора. Кирәк кечкенә елга булсын, кирәк чишмә булсын, кирәк күл булсын, тикшереп тормый, кая эләксә шунда тора бирә. Су иясе бабасына бер дә ошамаган: ул аз гына җүләр-сымак итеп эш эшли. Аны шуңа күрә күп санга алмыйлар.
|
Җир өстендәге кыр вә дә төрле җирләргә ияләнеп, төрле урыннарга баш булып торган әйберләр күк үк, суда да ия булып, су астындагыларга башлык булып торучылар да бар: алар су бабасы, су иясе, су анасы.
|
Өй иясе өйләргә ияләшә торган, идән астын бик сөя торган, идән астындагы тормышны бик ярата торган, үзенең яраткан урыны булган идән астыннан төн урталарында гына чыга торган, өйне яратса, бик тырышып карый торган, карт төсле, озын чәчле, бик игелекле яранты (мәхлүкъ) ул.
|
Бичура хатын затыннан була. Буе аршин ярым, иңе аршин була. Башына өрпәк салып йөри, бәрәңге базларында, идән асларында, ташландык мунчаларда тора. Бичура бар кешенең дә өенә ияләшми.
|
Убыр, кешенең үзе белән бергә була торган, ияләшкән кешесенең үзендә була торган бер нәрсә ул. Убыр күберәге хатын-кызга ияләшә. Убыр ияләшкән кешегә «убырлы кеше» диләр. Убырлы кеше баш түбәсеннән билгеле була.
|
Албасты йоклаган кешене буарга бик ярата. Ул килеп буа башлагач, кеше бастырыла башлый, ни чаклы кычкырмакчы булса да кычкыра алмый. Кеше бик каты куркып, албасты төшеп китә дә, кеше кычкырып уяна.
|
Өрәк үтерелгән кешенең үлгән урынында йә булмаса кеше каны агызылган җирдә була. Өрәк күберәге үтерелгән кешенең гүре өстендә күренә. Кешеләргә ул күп усаллык тидерми. Аның йә йөренгәнен генә, йә ачы тавыш белән моңланып җылап утырганын гына ерактан күрәләр.
|
Йорт анасы (абзар иясе) ишек алдында йә булмаса ат абзарында тора. Йорттагы терлекләрне баш-күз итә. Ул кай чагында кеше кыяфәтендә, кай чагында бер-бер терлек сурәтендә кешегә дә күренә. Аны ерактан гына, төнлә генә күреп була.
|
Яшәгән, ди, ир белән хатын. Аларның бер улы белән бер кызы булган, ди. Балалары бер дә дус яшәмәгәннәр, вак-төяк аркасында да еш кына талашканнар, хәтта сугышканнар да.
|
Биләр патшасы бик бай булган. Аның сугышып алган хәзинәсе чиксез икән. Ул байлыкны үзеннән калган балаларының саклап тота алуларына ышанмаган.
|
Кайчандыр, бик борынгы заманда, безнең авылда шундый хәл булган. Авыл кырыендагы җимерек өйдә ялгыз карчык яшәгән. Аның бер улы бар икән.
|
Бер заманны дөньяда бер матур кыз булган, ди. Бер егет аңа гашыйк булган. Шул хәтле яраткан, саргаеп кипкән, тәмам шашар дәрәҗәгә җиткән, әмма ләкин кыз, үзенең матурлыгына масаеп, шул дәрәҗәдә тәкәббер булган, ди, егетнең мәхәббәтеннән бары тик көлә генә икән.
|
Әүвәл заманда Уфа елгасы буендагы авылда бер кыз яшәгән, ди. Ул үсеп буйга җиткән. Үзенең уңганлыгы, чибәрлеге белән дан казанган.
|
Борын-борын заманда карт белән карчык булган. Аларның уллары да бар икән.
|
Казан шәһәре Иван Грозный тарафыннан алынгач, бер бәк (икенче төрле сөйләүчеләр буенча, бәк нәселеннән чыккан мулла), Казанда үтерелә.
|
Карадуван авылыннан ерак түгел, почта юлы буенда иске язулы бер кабер ташы бар. Ташны ике йөз еллар элек Вятка губернасындагы Бәрәскә сәүдәгәрләре куйган, дип сөйлиләр.
|
Авылдан ике чакрым ераклыкта зур таш бар. Бу ташны Мәһди ташы дип йөртәләр. Имеш, кайчандыр бер вакыт, алла Мәһди дигән дин белгечен җиргә сөреп төшергән.
|
Тимершык авылы Тимершәех дигән сүздән кыскартылган. Дөнья яратылганда Тимершәех дигән бер кеше бирегә беренче булып килеп утырган.
|
Карашәмнән Әбелкасыйм баба Тау Илендә булган, ләкин аны яратмыйча, караңгы төндә кара шәм яндырып, хәзерге Карашәм авылы янына барып утырган. Шуңа күрә аны Карашәм дип атаганнар.
|
Рабиганың җитмеш шәкерте булган. Алар Болгардан Биләргә барып йөргәннәр.
|
Яхъя хәзрәтнең пәриләре булган, имеш. Ул көндез Уфага барып, өйлә намазын укып кайта икән.
|
Рәҗәп бабай шәһри Болгардан үзенең нәселе-ырулары белән чыгып китеп хәзерге Рәҗәп авылының көнчыгыш ягына, авылдан дүрт чакрым чамасы читтә, ул чакта кара калын урман булган бер урынга килеп туктаган икән.
|
Өшкәтә белән Бәрәзә арасында зур елга бар. Өшкәтәгә елга аркылы гына барып була. Юлдан көньякта — югарырак Өшкәтә ягындагы елга янында бик тирән, коры, сусыз чокырлар күп, сулылары да очрый.
|
Безнең авылдан ерак түгел бик матур бер күл бар. Ул түм-түгәрәк, тирәсендә зифа камышлар үсә. Бер ягында калкулыкта иске зират. Язларын анда чия агачлары шау чәчәктә утыра.
|
Ширбәтле елгасының ярында кайчандыр бер зур шәһәр булган. Анда, үзенең сараенда, бер бай һәм бәхетле хан яшәгән. Ханның хатыны бик оста һәм куркусыз сихерче булган.
|
Каманың хәзерге тамагыннан өч чакырымлап ераклыкта әүвәлге эзе сакланган, аны Иске Кама дип йөртәләр.
|
Кәрт тавы дигән җирдә хәзинә күмелгән. Хәзинә җир астында бер йөз илле-ике йөз ел ятса җенләнә; аны кемгә атап күмсәләр, ул хәзинә күмелгән урында кешеләргә төннәрен шул нәрсә күренә башлый икән: ул йә төйнәлеп ташланган бала, йә сарык бәтие, йә сарык рәвешендә була, ди.
|
«Әлмәмәт» дигән сүз Әлмөхәммәт дигән исемнән калган булса кирәк. Чөнки шул чокыр авызындарак Әлмөхәммәт исемле бер бик бай кеше булган.
|
Борын-борын заманда кешеләр, хайваннар әле генә яши башлаганда барысы җыелып киңәшмә корганнар, ди. Кемгә күпме гомер бирергә киңәш иткәннәр. Адәмгә егерме яшь биргәннәр, һич кайгысыз яшәргә дип әйткәннәр.
|
Картлар арасында еллар турында сүз киткәндә: — Быел нәрсә елы әле? Куй елымы, сыермы? — дип сөйләшкәнне, шуңа карап быел һаваларның ничек киләчәген дә елдан сынап куйганны ишеткәнегез бардыр инде, билгеле.
|
Элекке заманда ялгызы гына бер карт булган, ди. Аның өендә эт белән мәчедән башка бер җан иясе дә булмаган. Шуннан бу картның эче пошып, үзенә иптәш эзләргә чыгып киткән.
|
Бик борын заманда, авыллар төзелмәс вакытта, ике йорт булган. Берсендә ир белән хатын, берсендә ялгыз әби генә яшәгән.
|
Ике кызның әнисе чирләп киткән икән. Әтиләре намазда вакытта бу кызлар кычкырышып уйнаганнар да уйнаганнар икән.
|
Тартайның кечкенә кул тегермәне бар, ул тора да шул тегермәнен тарта икән.
|
Борын заманда тартай, бытбылдык, көртлек, чыпчык — дүртәүләшеп ат белән йөрергә чыкканнар, ди.
|
Алаймы булган, болаймы булган, имештер, бик борынгы бер заманда кошлар белән дүрт аяклы хайваннар арасында бик каты сугыш булган.
|
Бервакытны җир, җил, су бер урынга килгәннәр дә зарлана башлаганнар. Барысы да үз кайгыларын сөйләгәннәр. Шуннан соң өчесе дә Кояшка үтенеч кәгазе җибәргәннәр.
|
Имештер, бик борынгы заманнарда усак яфраклары тирәк яфраклары төсле озынча булганнар. Яз көннәрендә каен суы кебек усак суы да ага торган булган.
|
Көннәрдән бер көнне дөньяга үсемлекләр, хайваннар, кошлар яралганнар. Икенче көнне аларга кием-салым өләшенә башланган, ди.
|
Иң тәү башта тирәк агачы да башка җимеш агачлары шикелле җимеш бирәсе булган, буйга-сынга да алар белән бер чамада гына үскән, ди.
|
Борын-борын заманда, моннан бик күп еллар элек, җир йөзендә бик матур кешеләр яшәгән. Алар һәрвакыт шат, таза булганнар. Ләкин аларның башына бик авыр кайгы килгән: кешеләр үлә башлаганнар.
|
Аны кем белә дисәң, безнең Гөлйөзем әби белә икән.
|
Заманында Зөһрә исемле бик матур, бик акыллы, бик эшчән кыз бул¬ган. Аның булдыклылыгына, уңганлыгына, һәр эшне белүенә, кешеләргә карата игелекле булуына бөтен тирә-як исләре китеп сөйли икән. Ләкин ул үзенең матурлыгы, уңганлыгы белән бер дә ирәмсенмәгән, эреләнмәгән.
|
Борынгы заманнарда күк йөзе җиргә бик якын торган. Аңа сузылып кул белән дә кагылырга мөмкин булган.
|
Дөньялар гел-гел буталып торган бер вакытта кеше үз кү¬ңеле өчен рухи азык эзли башлый. Кемнәрдер маҗаралы, фан¬тастик әдәбиятны ябырылып ала, ә кемнәр¬дер халык иҗатына караган легенда һәм миф¬лардан, гасырлар тузаны каплаган һәм халык хыялы белән фантастика дәрәҗәсенә күтәрелгән персонажларда үзенә тор¬мышчанлык эзли.
|
|
|
|
Календарь |
« Март 2011 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
|