Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Март » 23 » Әлмәмәт чокыры
Әлмәмәт чокыры | 21:03:52 |
«Әлмәмәт» дигән сүз Әлмөхәммәт дигән исемнән калган булса кирәк. Чөнки шул чокыр авызындарак Әлмөхәммәт исемле бер бик бай кеше булган. Аның алтын-көмешләре чиксез күп булып, мичкәгә тутырып куелган, имеш. Бу авылга яу килү сәбәпле куркыныч астында кала башлагач, Әлмөхәммәт үзенең бар байлыгын, дошманга калдырмас өчен, мичкәсе белән тәгәрәтеп Кызыл Ярдан Шушма суына салган. Күп заманнар үткәннән соң, бу алтын шунда калып җенләнгән дә, теләсә нинди сурәткә кереп җир өстенә чыгып йөргән, имеш. Мөхәммәт Кәрим бабай яшьрәк вакытта Кызыл ярга эшкә баргач, судан бер кызыл үгез чыгып куган да ул шунда һушсыз булып егылган. Үзенең калган гомерен, мескен, телсез-саңгырау булып үткәргән, дип сөйлиләр. |
Категория: Татар халык легендалары |
Просмотров: 1523 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
Календарь |
« Март 2011 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
|