Элек шүрәле булган. Җиләккә барганда да кешеләр тоз алып китә торганнар иде. Шүрәлеләрнең култыгына сибәр өчен. Шүрәле булмаганда да бер-берсенә: — Ачыны китер, ачыны,— дип куркыту өчен юри әйтәләр икән. Ачы, яисә тоз дигән сүзне ишетсә, килми, ди. Имиләре зур булганга, имчәкләренең аслары яшь ит булып йөри икән. Шунда тоз тидерсәң ярымтык үлә икән. Шүрәлене бездә ярымтык дип йөртәләр. Бер ярымтык бер атны тотып, төне белән чабып йөри, ирмәк (Ирмәк − кызык, күңел ачу) итеп. Хуҗа иртә белән атларын табып, аның ашамаганын, арыганын күргән дә, моны карулаган: — Нәрсә бу, кем моңа атланып йөри икән,— дип. Төне буе карулый торгач, ярымтыкны күргән бу кеше. Арба майлый торган дегетләр бик каты була торган иде элек. Аның сыртын майлаган да җибәргән моны. Ярымтык килеп атланган икән, арты ябешкән: — Иһи-һии! Атка артым ябешти-и,— дип кычкыра, ди, мескен. Ярымтык кеше булып та йөргән. Бер кеше транҗа (Транҗа – утын) яра икән. Ярымтыкка: — Әнә шунда кулыңны тыгып тор әле,— ди, имеш. Ярымтык: — Исемең кем? — дип сораган инде. Хуҗа: — Былтыр,— дигән. Ярыкка Ярымтыкның кулы кысылып калган. Ярымтык: — Былтыр кыстырды,— дип кычкыра икән. — Былтыр кыстырганга быел кычкырып торасың,— дип көлгән ди, аннан хуҗа. Ярымтык ир кеше булган. Безнең авылда яшәгән ул элек. Кемдер сихерләгән дә ярымтыкка әверелгән. Авылга кайта алмагач, төрле үләннәр ашап йөргәч, ярымтыкка әйләнгән инде. Мөгезсез. Ялангач кеше. Йонлы түгел. Кош та булып йөри, ди. Ул вакытта кош оясына кереп яшәгән. Әгәр кешене тотса, кытыклап үтергән. Шүрәле — Казанча, ярымтык — безнеңчә. «Ярымтык» дип кычкырып көлгәнгә, кешене дә көлдергәнгә әйткәннәр инде. Ярылганчы көлгән бит. Зур авызлы, ямьсез булган. |