Карабай авылыннан бер агай, тышаулап атын кырга җибәрә икән. Шулай бер көн иртән атын алырга барса, теге шыбыр тиргә баткан. Агайны тәмам аптырашта калдыра бу хәл. Җитмәсә көн озын сабан белән җир сөрәсе бар. Хәл икенче көнне дә кабатлана. Агайның хәтеренә олыларның сүзләре килә. «Тукта әле,— ди агай,— кызык итим әле үзеңне бер». Агай атның сыртына сумала буяп җибәрә. Иртән атын алырга бармакчы булып ишек алдына чыга. — Әй, капкаңны ач, атыңны алып кайтып киләм,— дип кычкыра берәү. Барып ачса капканы, ни күзе белән күрсен, ат өстендә шүрәле утыра. Чатырдап сумалага ябышкан. Халык җыела. Шүрәлене балта түтәсе белән дөмбәсләргә тотыналар. Чабып кына үтерерләр иде, бер тамчы шүрәле каныннан тагын әллә ничәү ярала. Үрле-кырлы сикерә, ди, шүрәле. Соңыннан елый-елый: — Авылыгыз алты йорттан артмаса ярар иде, ходаем,— дип каргый-каргый, Кыйбла тауга менеп китә. Авыл шуңа һаман алты-җиде йорттан артмый, имеш. |