Борын заманда тартай, бытбылдык, көртлек, чыпчык — дүртәүләшеп ат белән йөрергә чыкканнар, ди. Ат дигәч тә инде, чын ат түгел, бер ачка кәкрәйгән таз торнаны табып алганнр да шуны җиккәннәр. Көртлек кучер булган, тартай белән бытбылдык түргә, чыпчык уртага утырган, ди. Шуннан кучерләре, көртлек агай, дилбегәне кулга алып: — Келдер-келдер, чү-ү!..— дип, торнаны сугып җибәргән иде, әй кит теләр, ди, бер заман! Арба тәгәрмәчләренең җиргә тигән җире тия, тимәгән җире юк. Ул арада юллары сазга туры килеп, түмгәк арасына барып кергәннәр, ди, болар. Арба төште дә батты, ди. Торна да тәртәгә җигелгән көйгә бот төбеннән сазда ята, ди. Көртлек торнаны суга да: «Келдер-келдер, чү-ү!..— дип чөңгерә. Суга да: «Келдер-келдер, чү-ү!» — дип чөңгерә. Ат һаман кузгалмагач, тартай арбаны кузгатышып бертуктамый аңа: «Тарт, тарт!» — дип кычкыра. Чыпчык торна өстендә очып әйләнеп, аны: «Очып чык! Очып чык!» — дип, канатланырга өйрәтә, бытбылдык, исе китеп, канатлары белән үз ботына суга-суга да: «Эт булдык! Эт булдык! Вот беда. Вот беда!» — дип кычкыра, имеш. Аларның бу кычкырышуларын ишетеп карга да килеп җиткән. Килеп тә җиткән, ул аларның «ат»ларын үзенә алырга сатулаша да башлаган: — Бу үләксәгез барыбер үлә, исән чакта үзем алып суеп ашыйм, миннән сезгә сум кыррык! Сум кыррык! — ди икән. Шуннан бирле бу кошларның шулай кычкырулары үзләренә исем булып калган, имеш: берсе һаман «келтер-келтер, чү-ү!» дигәне өчен «көртлек» дип, икенчесе гел «тарт» та «тарт»! дигәне өчен «тартай» дип, өченчесе «очып чык!» та «очып чык!» дигәне өчен «чыпчык» дип, дүртенчесе «эт булдык!» дигәне өчен «бытбылдык» дип, аннан тагын русчалатып «вот беда!» дип тә кычкырган өчен шул ук кош тагын «бүдәнә» дип, соңгысы «сум кыррык!» дип сатулашканы өчен «карга» дип аталганнар, ди. Алар анда әле булса кычкырып яталар икән. Шул тавышларны бәлки сез дә ишетә торгансыздыр? Ишетмәгән булсагыз, алай да бер колак салыбрак тыңлап карагыз әле, һаман кычкырулары кычкыру! |