Күләт авылының Мәрьям исемле кечкенә кыз иптәшләре белән җиләк җыярга урманга киткән булган. Бер заман җил чыккан. Бу кыз читтәрәк йөри икән. Җил аны уратып алган да, ул югалган. Өч көн адашып йөргәч, эзләп тапканнар. Бер тал төбендә утыра икән. Үзе телсез калган, ди. Бер җидедән соң гына сөйләшә башлаган. — Бер ак сакаллы баба килде яныма, мине күтәрергә теләде, аннан күзләрем күрми башлады,— дигән. |