Среда, 18.06.2025, 17:52:41   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [320]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [6]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 9
Гостей: 8
Пользователей: 1
 Дневник
Главная » 2011 » Март » 23 » Сак-Сок
Сак-Сок
21:25:58
Яшәгән, ди, ир белән хатын. Аларның бер улы белән бер кызы булган, ди. Балалары бер дә дус яшәмәгәннәр, вак-төяк аркасында да еш кына талашканнар, хәтта сугышканнар да. Бу хәл әниләрен бик борчуга салган. Ул аларны дус яшәргә ничек кенә үгетләмәсен, балалары барыбер аны тыңламаганнар.

Бер көнне ире урманга ауга киткәч, хатыны намаз укырга утырган. Балалар шул вакыт тимер ук табып, шуның өчен тарткалаша башлаганнар, аннан сугышырга тотынганнар, әниләренә намаз укырга комачаулаганнар. Әниләре чыгырыннан чыккан, аларны: «Сак-Сок булыгыз!» — дип каргаган. Шул ук минутта балалар кошка әверелгәннәр. Намаздан соң әниләре кылганына үкенеп елый башлаган. Балалары аның янына очып килеп, гафу итүен үтенгәннәр. Әниләре гафу иткән, ләкин балалары элекке хәлләренә кайта алмыйча, кош булып калганнар.

Алар хәзер дә урманда яшиләр, тик бергә түгел икән. Араларында биек тау тору сәбәпле алар бер-берсен күрә алмыйлар, бары тавышларын гына ишетәләр икән.

Төннәрен аларның тавышлары килә икән дә берсе: «Сак!» — дип кычкыра, икенчесе: «Сок!» — дип җавап бирә, имеш. Алар кеше күзенә күренмиләр, ди.

Кайвакыт, алар әниләренең каргышына юлыгып, үзләренең кош булып әверелүләре турында җырлар җырлыйлар икән.

Категория: Татар халык легендалары | Просмотров: 4378 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 4.7/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Март 2011  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz