Карадуван авылыннан ерак түгел, почта юлы буенда иске язулы бер кабер ташы бар. Ташны ике йөз еллар элек Вятка губернасындагы Бәрәскә сәүдәгәрләре куйган, дип сөйлиләр. Бу кабер ташы турында шундый хикәят сакланган: Бохарадан өч кеше чыгып бөтен җирдә ислам дине таратып йөргәннәр. Бервакыт Казаннан Кардуванга бара торган юлда, хәзер Фонглен урманы дип аталган урманда, ниндидер юлбасарларның олаучыларга һөҗүм иткәннәрен күрәләр һәм олаучыларны якларга ташланалар. Әмма шул вакытта юлбасарлар бер изгенең башын кисәләр. Изге, башын култык астына кыстыра да, алга таба китә. Иптәшләре аннан башын алырга телиләр, ләкин ул бирми, шуннан алар аның ике кулыннан тоталар да юл буйлап китәләр. Алар шулай сигез чакрым үтәләр, аннан соң башсыз кеше юлдан читкә өч адым атлый да егылып үлә. Иптәшләре аны бу урында күмәләр, ә үзләре кире Бохарага кайтып китәләр. Берникадәр вакыттан соң шул ук юл буенча Себергә ристаннар бара икән. Каберлеккә җиткәч, ристаннарның берсе әйткән: — Һай, һай! Монда нинди тәмле ис килә! — Моннан ерак түгел төрле чәчәкләр һәм үләннәргә бай болыннар бар, шуңа күрә һава да саф,— дигән аңа иптәшләре. — Юк,— дигән теге ристан,— монда бер әүлия күмелгән, ул турыда миндәге китапта язылган. Алар өчәү булганнар, Берсе монда үлгән, ә икесе Азиягә киткән. Монда күмелгәненең исеме Искәндәр булган. |