Бер кич шулай Мөхәмөтдин бабай белән сөйләшеп утырабыз. — Беләсеңме, балам, нигә безне кайвакытны «Шүрәлеләр» дип, йә «Шүрәле Яппар» дип йөртәләр? Авылга килеп урнашканнар гына безнең картәтәйләр. Көн дә кич авыл халкы атларын төнгелеккә кырга җибәргән. Ә минем картәтәйнең атлары гел тиргә батып, манма су булып кайта икән. Картәтәй төрлечә кыландырып караган атларны, шулай булса да атлар һаман тирләп кайтканнар. Карт тоткан да беркөнне атларына сумала буяп җибәргән. Иртән ни күрсен, ажгырышып атлар кайтып килә икән. Картәтәй чак кына капканы ачып өлгергән. Ишек алдына кергән атлар нишләргә белмиләр икән. Ныклабрак караса, карт ни күрсен, ат өстендә бер шүрәле кызы утыра, ди. Чәче таралган, маңгаенда мөгезе, төскә бик ямьсез, олы имчәкле, ди. Карт күсәк тоткан да керешкән тегене «сыйларга». Әй ялына, ди, шүрәле кызы, әй ялына, ди. — Яппар абзыкаем, зинһар җибәр, ялгышлык белән генә, бүтән интектермәм, бүтәннәргә дә кушмам,— ди икән. Карт һаман «сыйлый» икән. Теге чак котылып качкан, ди, һәм бүтән бу якларда күренмәгән. Атлар да бүтән алай кайтмаганнар. Менә шуннан бирле безне «Шүрәлеләр» дип йөртәләр инде. |