Элек заманда утынны балта белән генә кискәннәр, пычкы булмаган, ди. Алай бик читен булган, ди. Шуннан соң бер таз кеше юка тимерне алган да, аңа тешләр ясаган, шуннан пычкы булган, ди. Утын кисәргә дип урманга баргач, иптәш тапмаган да, шүрәле белән кисеп карарга булган, ди бу кеше. Утын киселгән. Моңа шүрәле бик гаҗәпләнгән дә: — Бу әмәлне ничек уйлап чыгардың? — дип, Таздан сораган, ди. Таз әйткән: — Мин,— дигән,— шундый әмәлләрне күп беләм. Минем арка кашый торган әмәлем дә бар әле. Мин бер кашысам, бер ел буена тән кычытмый,— дигән. Шүрәле моңа ышанмаган, ди. Таз: — Әйдә тәннәрне кашып карыйк,— дигән. Шүрәле күнгән дә Тазның аркасын кашый башлаган, ди. Таз һаман: — Кычытуы бетмәде әле, кычыта әле, дип кычкыра икән, ди. Шуннан Таз әйткән: — Син тәндәге кычытуны бетерә алмадың, инде мин синең аркаңны кашып карыйм әле,— дигән. Таз бер тактага берничә үткен кадак кагып, тырма кебек итеп эшләгән икән дә шуны шүрәленең җилкәсенә куеп, түбән таба тартып төшерә икән, ди. Ахыры шүрәле авыртканга чыдый алмый торып качкан, ди. |